Өлкәннәр тормышына адаптация. Күрү сәләте бозылган балалар өчен тренировка сыйныфы Лаешта ачылды

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

Илдус Зарипов Лаеш интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә микродулкын миче бүләк итте. Ул олылар тормышына җайлашу процессында кирәк булачак.

Белем бирү учреждениесендә торак бүлмә һәм кухняны үз эченә алган тренировка сыйныфы эшли башлады. Биредә балалар үзләре өчен ризык  әзерләргә, савыт-саба юарга, кер юарга, чисталык һәм тәртип сакларга өйрәнәләр. Кыскасы, көнкүреш алып баруга күнегәләр.

 Балалар интернатта даими булганлыктан, бу тәҗрибәне гаиләдә куллана алмыйлар. Укытучыларның бурычы - тормыш эшчәнлеге бозылган балаларны актив мөстәкыйль һәм имин тормышка яраклаштыруга әзерләү.

Хәзер тренировка фатирында тәүлек буе өч кыз яши. Алар инде мөстәкыйль рәвештә әзерләргә өйрәнделәр. Кунаклар өчен бәйрәм өстәле дә әзерләдек. Бүлмәләрдә яшәү һәр баланың психофизиологик индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International