1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик ике айлык башлана

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик ике айлык башлана. Кыш көне җыелган чүпне җыюга республиканың барлык халкы чакырыла. Бу хакта журналистларга ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте.

"Санитар ике айлык - Татарстанның чисталык экомарафоны. Республикабызның һәр почмагында 1 апрельдән экологик өмәләр башлана. Бу - чүпләр җыелган урыннарны чистарту да, агач утырту да, ярларны чистарту да", — диде спикер.

Ул министрлык коллективы куелган бурычларны үтәүгә һәм көчәйтелгән эшкә керешергә әзер булуын билгеләп үтте. 126 инспекторның һәрберсенә 500 квадрат километрдан артык территория туры килә.

Ике айлыкның төп максаты - торак пунктлар территорияләрен санитар чистарту, кышкы чорда тупланган чүплекләрне, чүп җыелган урыннарны ачыклау һәм бетерү һәм территорияләрне, кар катламы төшкәннән соң, тиешле экологик һәм санитар-эпидемиологик хәлгә китерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International