Киңәшмә район Советы һәм башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, көч структуралары вәкилләре, оешма җитәкчеләре, предприятиеләр, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узды.
Лаеш районында яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләренә анализ ясалды, гражданнарның үзара салым программасын гамәлгә ашыру уздырылды. Агымдагы елда юллар, коммуналь челтәрләр төзү һәм ремонтлау, урамнарны яктырту, спорт һәм балалар мәйданчыклары төзү, авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү эшләре башкарылды.
Киңәшмә барышында шулай ук вакытында салым бурычларын түләү кирәклеге турында да искәртте. 13 октябрьдә Лаешта салым хезмәтенең Мобиль офисы эшләячәк, анда хәбәр алырга мөмкин булачак. Урыны һәм вакыты турында өстәмә рәвештә хәбәр итәрбез.