Туризм.РФ корпорациясе вәкилләре белән "Казан марина" проектын гамәлгә ашыру турында фикер алышу узды

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Лаешта бүген «Корпорация Туризм.РФ» АҖ вәкилләре һәм Татарстан Дәүләт комитеты рәисе катнашында киңәшмә узды.

Делегация вәкилләре инвесторлар белән проект территориясен, шул исәптән төзелеш планлаштырыла торган инвестицион лотларны карап чыктылар. Кунакханә инфраструктурасына һәм ялына инвестицияләр күләме беренчел мәгълүматлар буенча 24 млрд. сум дип бәяләнә.

Проект нигезендә 72,8 гектар территориясендә 9 кунакханә булачак, ә янәшәдә 300 яхтка тулы циклның яхта маринасын төзиячәкләр. Беренче кунакларны «Казан марина» 2027 елда кабул итә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International