ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Кызыл китапка кертелгән гагараны коткардылар

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

Лаеш районында яшәүче ваемсыз булмаган берәү яшь гагараны тапканлыгын, аның оча алмаганын һәм үзендә икәнлеген хәбәр итә.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре тикшергән вакытта кош табигый булмаган яшәү урынына эләккәнлектән куркып калган һәм стресс кичергән була. Кош тышкы яктан зарарланмаган. Шуңа бәйле рәвештә кошны табигый яшәү шартларына чыгарырга карар ителә.

Суга җибәргәнче, Казан зооботаника бакчасының ветеринария хезмәте кошны тикшерә. Кошны Казан зоопаркы белгечләре белән берлектә Кабан күле территориясенә җибәрәләр.

Кара бүксәле гагара – гагарасыманнарның мөстәкыйль отрядына бүленгән су кошы вәкиле. Ул Россиянең Кызыл китабына кертелгән. Яхшы йөзә һәм чума. Су астында ике минутка кадәр тора ала. Су өслегеннән генә һәм су буйлап кимендә 30-50 метр йөгереп барып кына очып китә ала. Тиз оча, очу траекториясе туры. Үз тәненең һәм аякларының төзелешеннән чыгып, корыда бик начар хәрәкәт итә, шул ук вакытта даими рәвештә корсагына таяна һәм аяклары белән этенә. Карлыккан тавышлы, «ку-ку-ииииии» (әгәр ояда утыра икән), яки «га… га…гарааааа» (очу процессында) кебек тавышлар чыгара.

Ризыгының нигезен кечкенә һәм уртача зурлыктагы балыклар тәшкил итә. Шулай ук кортлар, моллюсклар, кысла сыманнар, суда яшәүче бөҗәкләр, бакалар белән туклана. Гомер озынлыгы – 20 ел тирәсе, җенси өлгерү чоры 2 - 3 елдан башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International