2025 ел башыннан республикада яшәүче 325 мең кеше Россия социаль фонды бүлеге хезмәтләрен электрон форматта алды. Дәүләт хезмәтләре порталында фонд эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен диярлек колачлаган йөздән артык сервис эшли. Бу — пенсияләр, вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләре, социаль түләүләр, балалы гаиләләргә пособиеләр һәм башкалар.
Татарстанлылар арасында социаль фондның электрон рәвештә күрсәтелә торган иң кирәкле хезмәтләре түбәндәгеләр:
— пенсияләрне билгеләү һәм түләү;
— бердәм пособие билгеләү;
— ана капиталы чаралары белән эш итү.
Болардан тыш, Дәүләт хезмәтләрендә булачак пенсионерларга үзләренең электрон хезмәт кенәгәләре һәм шәхси счет мәгълүматларын тикшерергә, пенсия тупланмаларын түләүгә гариза бирергә яки пенсия алды статусын раслаучы белешмә рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә торган сервислар тәкъдим ителгән.
Ә инвалидлыгы булган гражданнар һәм аларның вәкилләре реабилитацияләүнең техник чараларын алуга гариза бирә яки махсус урыннарда машина кую өчен автомобильләрен терки алалар
Сораулар булган очракта, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08:00 — 17:00 сәгатьләрдә , җомга көнне — 08:00 дән 15:45 кә кадәр ( шалтырату бушлай) − 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз.