Казан май комбинатының майонезлары сатылышы 27%ка арткан

2026 елның 29 мае, җомга

Казан май комбинаты 2025 ел йомгаклары буенча майонез продукциясе җитештерүне 27%ка — 62,5 мең тоннага кадәр арттырган. Бу категорияне гамәлгә ашыру күләме дә 27%ка артып, 61,8 мең тонна тәшкил иткән.

«Узган ел йомгаклары буенча сатуларның уңай динамикасын дистрибуцияне киңәйтү, булу географиясен үстерү һәм заманча ассортимент тәэмин итте. Майонезлар категориясендә өстәмә драйвер булып „Провансаль“ һәм „Бөдәнә йомыркасында“ позицияләре, шулай ук продукцияне сатып алучылар өчен уңайлырак форматларда чыгару торды», — дип белдерде «Казан май комбинаты» АҖ сатулар буенча директор Равил Фәхретдинов.

Шулай ук комбинат татлы төркем продукциясе — джемнар һәм варенье җитештерүне арттырган. Алдагы ел белән чагыштырганда, күрсәткеч 41%ка артып, якынча 5,8 мең тоннага җиткән. Бу категория продукциясен гамәлгә ашыру 32%ка — 5,4 мең тоннага кадәр арткан.

Билгеләп үтәбез, быел NTech-500 рейтингы йомгаклары буенча Казан май комбинаты чыгарган Mr. Ricco бренды астындагы кетчуплар һәм майонезлар үз категорияләрендә Россиянең иң популяр биш бренды исемлегенә кергән.

Mr. Ricco башка сегментларда да югары нәтиҗәләр күрсәткән: бренд татлы консервация категориясендә 7нче урынны, ә үсемлек майлары категориясендә 13нче урынны алган. Казан май комбинаты «үсемлек мае» категориясендә рейтингта тәкъдим ителгән Татарстаннан бердәнбер җитештерүче булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International