СВО катнашучыларының балалары әтиләренең портретларын язачак: Татарстанда «Минем әтием - Батыр» фестивале старт ала

2026 елның 3 июне, чәршәмбе

Татарстанда социаль-мәдәни инициатива — «Минем әтием — Батыр» балалар сәнгать фестивале старт ала. Проект Балаларны яклау көненә багышлана һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләрен хуплау, гаилә истәлеген саклау һәм балалар иҗатын үстерүгә юнәлдерелгән. Фестивальнең республикадагы инициаторы Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон булды.

Фестивальнең төп геройлары 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге СВО катнашучыларының балалары булачак. Татарстанның муниципаль районнарында һәм Казан районнарында сәнгать мастер-класслары сериясе узачак: һөнәри рәссамнар җитәкчелегендә балалар үз әтиләренең портретларын ясаячак. Фестиваль мәйданчыклары булып мәдәният йортлары, мәдәни һәм яшьләр үзәкләре, балалар сәламәтләндерү лагерьлары һәм башка мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре торачак.

«Бу фестивальдә без берничә мәгънәне берләштерергә тырыштык: патриотизм тәрбияләү, сугышчыларыбызның батырлыгына хөрмәт һәм аларның гаиләләренә игътибар. Миңа калса, мондый сәнгать аша аңлату балаларга буыннар арасында бәйләнешне ныгытырга һәм гаилә истәлеген сакларга ярдәм итәчәк. Бу проектны Татарстанда стартлатып, без һәр бала үзенең әтисе-сакчысы белән горурлануын белдерә алырлык, ә рәсемнәр Җиңү, батырлык һәм Ватанга мәхәббәт турындагы уртак тарихыбызның өлешенә әверелә торган мәйдан тудырырга омтылдык», — дип билгеләп үтте Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон.

Мастер-класслар йомгаклары буенча һәр районда урындагы күргәзмәләр оештырылачак. Иң чагын эшләр быелның сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә ачылачак йомгаклау республика күргәзмәсенә керәчәк.

Белешмә өчен:
Фестивальне оештыручылар булып ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «БЕРДӘМ РОССИЯ» ББПның татарстан региональ бүлекчәсе, «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең Татарстан Республикасы региональ бүлекчәсе, «Ватан сакчылары» махсус хәрби операциядә катнашучыларны хуплау дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы, Татарстан Республикасы муниципалитетлары тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International