Гидрометцентр мәгълүматлары буенча, 31 июльнең көндезге һәм кичке сәгатьләрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә кайбер урыннарда көчле яңгырлар көтелә. Лаеш районы халкын игътибарлы булырга һәм саклык чараларын үтәргә чакыралар.
Көчле явым-төшемнәр шартларында су басу куркынычы арта. Аерым куркынычны җир асты күчү юллары һәм башка су белән тиз тула торган түбән урнашкан биналар тудыра.
Уңайсыз һава торышында тәкъдимнәр:
— җир асты күчү юлларына һәм башка түбән урнашкан биналарга төшмәгез;
— су баскан участокларны җәяүләп яки автомобиль белән үтеп чыгарга омтылмагыз;
— мөмкин булган очракта һава торышы яхшырганчы бинада калыгыз;
— балаларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне күзәтегез.
Гадәттән тыш хәл булган очракта 112 номерына шалтыратыгыз.