Шәһәр көнендә Лаешта Сәйдәшев урамында яңартылган ишегалды ачылды

2026 елның 5 сентябре, шимбә

Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында Лаешта Сәйдәшев урамында төзекләндерелгән ишегалды территориясенең тантаналы ачылышы булды. Яңа ишегалды ачылу белән халыкны район башлыгы Илдус Зарипов котлады. Проект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында гамәлгә ашырылды.

Хәзер монда заманча балалар уен комплекслары: горкалар, карусельләр, спорт җиһазлары бар. Ишегалды үтү юллары асфальтланды, парковка урыннары киңәйтелде, йортлар арасында тротуарлар ясалды. Яңа урындыклар һәм яктырту куелды. Бердәм киңлектә Сәйдәшев урамы, 16, Громов урамы, 28 һәм Юбилейная урамы, 77, 79, 81 йортлары берләштерелгән.

Сәйдәшевтагы ишегалды 2026 елның төзекләндерү планына кертелгән биш объектның берсе булды. «Безнең ишегалды» программасы эшләгән биш ел эчендә Лаеш районында 53 ишегалды территориясе төзекләндерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International