Татарстанның сумо буенча җыелма командасы Бөтенроссия җәйге Гимназиадасында бронза яулады

2026 елның 13 сентябре, якшәмбе

Татарстан Республикасының сумо буенча җыелма командасы Бөтенроссия җәйге Гимназиадасында өченче команда урынын алды. Ярышлар 10 нан 12 сентябрьгә кадәр Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә узды. Җыелма команда составында безнең яшь сумочылар да чыгыш ясады, алар гомуми нәтиҗәгә зур өлеш керттеләр.

Лаеш районы спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Каипы авылыннан Айдана Сакипова 15 яшькә кадәрге спортчылар арасында икенче булды. Сокуры авылыннан Амалия Хәйретдинова һәм Габиш авылыннан Әмир Шәйхелмөхәммәтов 17 яшькә кадәрге үз яшь категорияләрендә бронза яуладылар.

Безнең балаларны Илнур Габдрәшит улы Гарипов һәм Рөстәм Абдулла улы Нәсыйбуллин тренирлыйлар.

Искәртеп узабыз, спортны үстерү — «Россия спорты» дәүләт программасының мөһим юнәлешләренең берсе. Массакүләм физик активлык физик яктан сәламәт җәмгыять формалаштыруга ярдәм итә, ә яшь спортчыларны хуплау югары казанышлар спорты өчен лаеклы алмаш үстерергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International