Татарстанда ана капиталы буенча гаризаларны карау срогы кыскартылды

2026 елның 15 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге ана капиталы акчаларын куллану турындагы гаризаларны уртача алганда 4 эш көнендә карый. Бу билгеләнгән сроктан бер көнгә кимрәк һәм әле берничә ел элек булганыннан ике тапкырга тизрәк дигән сүз.

Гаризалар буенча карар кабул итүне тизләтүгә процессларны цифрлаштыру нәтиҗәсендә ирешеп булды. 2021 елга кадәр ана капиталы буенча гаризаны карау бер айга кадәр вакыт алырга мөмкин иде, соңрак срок биш эш көненә кадәр кыскартылды.

Ата-аналарга «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша электрон гариза тапшыру һәм кирәкле документларны бирү дә җитә. 

Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли — 24/7, шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International