Казанда 1 миллион метр Георгиев тасмасы җитештерелгән

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Бүгенгә “Казанский текстиль” ЯАҖ  барлыгы 1 миллион метр "Георгиев тасмасы" җитештергән. Заказлар буенча Җиңүнең 70 еллыгына 3 млн метр чамасы тасма тукырга кирәк. Бу, узган еллар белән чагыштырганда, шактый күп.

“Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә предприятиенең сату бүлеге җитәкчесе Елена Викторова белдергәнчә, Казан предприятиесендә Георгиев тасмасын көздән үк җитештерә башладылар. Әмма завод хезмәткәрләре бүген дә заказлар алуны дәвам итә. Аннары "Георгиев тасмасы"н заявкалардан тыш та әзерләргә кирәк булачак. Шуңа күрә хәзер предприятие хезмәткәрләренең Җиңү бәйрәменә нинди күләмдә тасма җитештерүләрен билгеләү мөмкин түгел.


«Татар-информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International