Рөстәм Миңнеханов “Адмирал“ сәүдә үзәгендәге янгын сәбәпләрен тикшерүне үзенең шәхси контроленә алды

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
Татарстан Президенты Казанның сәүдә үзәгендәге янгын урынында ашыгыч төстә күчмә киңәшмә үткәрде. Республика лидеры янгын чыгу сәбәпләрен җентекләп тикшерергә, зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтергә һәм “Адмирал“ сәүдә үзәгендә эшчәнлек алып барган бар эшмәкәрләрне шәһәрнең башка сәүдә үзәкләрендә сәүдә урыннары белән тәэмин итәргә йөкләмә бирде. Президент күрсәтмәсе буенча Казанда әлеге вакыйга нәтиҗәсендә зыян күргәннәргә ярдәм итү буенча оператив штаб булдырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International