Лаеш районында Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алуы дәвам итә

2016 елның 19 июле, сишәмбе

 

Исегезгә төшерәбез, ул илебездә 1 июльдән 15 августка кадәр узачак. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүдә кулланылучы физик яисә юридик затлар, авыл хуҗалыгы хайваннары тотучылардан сан алына.

Бүген сан алучылар Диана һәм Михаил Трусеневларның “Мин яратам” дигән экофермаларында булды. Алар кәҗә һәм тавыклар тоталар, халыкка кәҗә сөте, сыры, йогурты белән йомырка саталар. Элегрәк әлеге гаилә тавык һәм каз үрчетү белән шөгыльләнгән, ә менә Испаниягә сәфәрендә сыр җитештерү белән кызыксынып киткәннәр. Дөрес, башта алар аны үзләре өчен генә ясаган, чөнки аларның баласы еш кына чирли торган булган, аңа саф һава белән экологик яктан чиста продукция кирәк. Шулай итеп, Трусеневлар 2010 елда Тетеево авылына күченеп кайталар, кәҗә үрчтеү өчен бина ясыйлар һәм ике елдан соң Тверь өлкәсеннән үзләренең беренче кәҗәләрен сатып алалар. Хайваннарның селекциясе белән Диана үзе шөгыльләнә һәм аларның баш саны арта. Бүген хуҗалыкта Владимир, Тверь һәм Ульян өлкәләреннән, шулай ук Звенигород шәһәрләреннән кәҗәләрне күрергә була. Гаиләдә акча җитми башлагач, Трусеневлар кәҗә сөтеннән сыр ясап, аны сатарга ниятлиләр, әле ярый Тверь өлкәсеннән бер оста аны әлеге продукцияне ясарга өйрәткән була.

Бүген алар кәҗәләрне көннеә өч мәртәбә савалар, сөт, сыр һәм йогуртларны Казанда саталар, клиентларга алып килү белән гаилә башлыгы Михаил шөгыльләнә. Соңгы вакытларда продукция белән башка шәһәрләрдә дә кызыксына башлаганнар. Әти-әнисенә уллары Лука да зур ярдәм күрсәтә. Ул тавыкларны карый, шулай ук аңа сөт, сыр һәм йомыркаларны дачада яшәүчеләргә тарату эше йөкләнгән. Аларны лука велосипедта ташый.

Күптән түгел генә Трусеневлар арендага кишәрлек алганнар, анда ферма төзеп, кәҗәләрнең баш санын 40 җиткерергә, шулай ук 4-5 сыер алырга да планлаштыралар.

Сан алучы экоферма хуҗалыгын карап чыкты, Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алу регламенты буенча сораулар бирде һәм үз эшен дәвам итте. Бүген ул дачадагы барлык хуҗалыкларда булырга тиеш.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International