Лаеш районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең аварияләрне анализлауга һәм юлда, шул исәптән балалар травматизмын киметү буенча күрелә торган чараларга багышланган киңәйтелгән утырышы булды.
2025 ел башыннан электрон сертификатлар ярдәмендә Татарстан халкы 2 595 техник тернәкләндерү чарасы сатып алган. Бу максатларга Социаль фондның Татарстан бүлеге 62 миллион сумнан артык акча юнәлткән.
Бу шимбәдә, 27 сентябрьдә, Лаеш интернат-мәктәбендә 5×5 В1 (Тоталь сукырлар) мини-футбол буенча «Камский» Ачык Халыкара Кубогы узачак.
Лаеш шәһәренең 3 нче мәктәбендә тантаналы рәвештә «Безнең чыгарылыш сыйныф укучылары — свода катнашучылар» экспозициясен ачтылар. Чара Ватанны саклаучылар елында узды һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.
Салым түләүчеләрнең — физик затларның транспорт чараларына һәм күчемсез мөлкәтенә карата ел саен салым исәпләү бурычы салым органнарына йөкләнгән (Россия Федерациясе Салым кодексының 52 статьясының 2 пункты, алга таба — РФ Салым кодексы).
Карарны Лаеш районы Советы депутатлары V чакырылышның беренче сессиясендә ачык тавыш бирү юлы белән кабул иттеләр.
Ирләре хезмәткә алынган, йөклелекләре кимендә 180 көннән ким булмаган хатын-кызлар пособие алу хокукына ия. Ирләре хәрби училищеның яки хәрби кафедраның беренче курсында укыган йөкле хатыннарга да мондый ярдәм бирелә.
Шәһәр Советы депутатлары V чакырылышның беренче оештыру утырышында Лаеш шәһәре башлыгын сайладылар. Ул Илдус Зарипов булды. Карар яшерен тавыш бирү юлы белән кабул ителде.
Лаеш районының «Инноватика» күппрофильле лицеенда программалаштыру нигезләре буенча өстәмә белем бирүнең пилот программасы старт ала. 8-9 сыйныф укучылары IT өлкәсендә карьера башлау өчен кирәкле белем һәм тәҗрибә алачаклар. Программаны гамәлгә ашыру "мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе" милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Йөгерүче Михаил Зарубо Лаеш районында «Держись в Державино» күп көнлек Backyard Ultra утрамарафонында 82 түгәрәк нәтиҗә күрсәтеп, җиңү яулады. Вера Чекалина 64 түгәрәкне узып, Россиянең яңа хатын-кызлар рекордын куйды. Ярышта 64 спортчы катнашты, шуларның җидесе узган елгы рекордны куйды.