ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2021 ел
җомга

25 июньдә Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе гражданнарның хезмәт хокукларын һәм ирекләрен яклау, уңай хезмәт шартлары булдыру, хезмәткәрләрнең һәм эш бирүчеләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итә.


17
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Узган елның язында коронавирус таралуны кисәтү максатында Пенсия фонды хезмәтләреннән файдалануның гадиләштерелгән тәртибе 2021 ел ахырына кадәр озайтыла. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Бу татарстанлыларга әлеге төр хезмәтләр буенча ел ахырына кадәр дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итергә мөмкинлек бирә. Чикләнгән регламент  елдан артык вакыт эчендә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү офисларына һәм  дәүләт хезмәтләре үзәкләренә килүчеләр һәм төрле төр түләүләр билгеләү өчен кирәк булган белешмәләр, мәгълүматлар санын күпкә киметте, һәм моңа кадәр билгеләнгән пенсияләр һәм пособияләрне мөрәҗәгать итмичә генә озайту очракларын арттырды.

Татарстан Республикасында торак тапшыру буенча план 46% ка үтәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы төп күрсәткечләрне узып китте. «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты кысаларында республиканың 119 предприятиесе үз процессларын камилләштерә (2024 елга кадәр максатчан күрсәткеч – 249 предприятиене җәлеп итү). Сакчыл җитештерү нигезләренә планлаштырылганнан 1,5 тапкыр күбрәк кеше укытылган.

2021 елның 16 июненә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 20 964 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 307 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,03 % тәшкил итә.

Аларның күбесе педагогик, медицина һәм IT-юнәлешләр программаларын гамәлгә ашыручы югары уку йортларына эләкте. Быел кабул итү кампаниясенең төп үзенчәлеге-Белоруссия абитуриентларына БДИ нәтиҗәләре буенча гына түгел, Үзәк тест нәтиҗәләре буенча да Россия югары уку йортларына керү мөмкинлеге. 

 

Урманнарда янгын чыгу куркынычының югары классы барлыкка килү сәбәпле, ТР Министрлар Кабинетының 15.06.2021 ел, №456 карары нигезендә, Татарстан Республикасында 16 июньнән башлап 21 календарь көне дәвамында гражданнарга урманнарда йөрү тыела. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентка эш сәфәре кысаларында Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиев белән очрашты.

Татарстан Президенты аңа Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибар һәм ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.


16
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Лаешта депутатлар корпусы сайлаучылар белән очрашты. Чарада VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский, VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин һәм Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов катнашты.

Очрашу район мәдәният йортында узды.

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, коляскадагы инвалидларга махсус урыннар белән җиһазландырылган шәһәрара поездларга онлайн-билетлар сатып алу мөмкинлеге туды. «Россия тимер юллары» мәгълүмат системасының инвалидларның Федераль реестры (ФРИ) белән интеграциясе нәтиҗәсендә интернет аша билетлар рәсмиләштергәндә мондый опция узган айдан барлыкка килде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International