ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә социаль билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау һәм коммуналь түләүләр җыю буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Кичә республикада Бөтенроссия авыл хуҗалыгын микроисәпкә  алу башланды, ә бүген Татарстан Республикасы буенча 2021- 22 авыл хуҗалыгы микроисәбен алуга әзерләнү һәм уздыру буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Ул шулай ук авыл хуҗалыгын микроисәбен алуга  әзерләнү һәм уздыру буенча ведомствоара комиссия рәисе булып та тора. Моннан тыш, утырышта министр урынбасары Ришат Хәбипов һәм Татарстан  Республикасы  Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров   катнашты.

Урманнарда янгын чыгу куркынычының югары классы барлыкка килү сәбәпле, ТР Министрлар Кабинетының 2021 елның 2 августындагы 671 номерлы карары нигезендә, Татарстан Республикасында 2 августтан башлап 21 календарь көне дәвамында гражданнар өчен урманнарга бару һәм транспорт чаралары белән урманга үтеп керү тыела. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.


30
июль, 2021 ел
җомга

2021 елның 9 августыннан 21 августына кадәр Лаеш муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме комиссиясе эшләячәк.


27
июль, 2021 ел
сишәмбе

Суган, чөгендер - 15 сум, бәрәңге - 20 сум, кишер, кәбестә - 30 сум. Бүген Батыршин урамындагы сәүдә мәйданчыгында нәкъ менә шундый бәяләрдән «борщ җыелмасы» сатылды.

Атна саен җирле җитештерүчеләр продукциясен сатып алырга мөмкин булган мондый урыннар барлыгы тугыз. Яшелчәләр белән хәлне тотрыклыландыру максатыннан, республика хакимияте арзан бәяләрдән билгеле бер төркем товарлар белән тәэмин итү турында карар кабул итте. Моңа сатучыларны аренда, җыештыру һәм башка чыгымнардан азат итү нәтиҗәсендә ирешелде.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Авыл  хуҗалыгының микроисәбен  алуның төп максатларыннан берсе - авыл хуҗалыгында булган структур үзгәрешләр турында рәсми статистик мәгълүмат туплау. Илнең авыл хуҗалыгындагы эшләрнең торышы турында дөрес һәм объектив мәгълүмат алу өчен авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең һәр категориясенең Авыл  хуҗалыгының микроисәбен  алуда  (СХМП-2021) катнашуы аеруча мөһим.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада урып-җыю кампаниясенең барышы, терлек азыгы әзерләү һәм 2021 елның беренче яртысында терлекчелек тармагын үстерү йомгаклары турында хәбәр итте.

Лаеш районында яңа резидентларны «Тулпар Аэро Групп», «Ферекс Лаеш», «ФармМедПолис»сәнәгать парклары чакыра.


23
июль, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасында яшь агач үсентеләрен карау эшләре дәвам итә. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре белешмәләренә караганда, быелның 21 июленә булган мәгълүматлар буенча әлеге эшләр 929 гектар мәйданда уздырылган.

Быел 3 мең гектар мәйдандагы яшь агач үсентеләрен эшкәртү эшләре башкарылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International