ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Лаеш техник-икътисад техникумы командасы Татарстанның һөнәри белем бирү оешмалары студентларының III Спартакиадасында җиңел атлетика кроссында өченче урын алды.


РФ Пенсия фондының Лаеш районы идарәсе клиентлар хезмәте хәбәр итә: гражданнарның чиратта тору вакытын кыскарту максатыннан ана капиталы мәсьәләләре белән бары тик алдан язылу буенча кабул итү оештырылган. Кабул итүгә 2-52-41 телефоны аша, яки www.pfrf.ru (“Кабул итүгә алдан язылу“ бүлеге – “Электрон сервислар“ менюсында) һәм www.frrt.ru (“Интернет кабул итү“ бүлеге – “Кабул итүгә алдан язылу“) язылырга мөмкин.

ТР икътисад министрлыгы “Лизинг-грант“ программасы буенча субсидия формасында дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Татарстан Республикасының кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын конкурс сайлап алу үткәрү турында хәбәр итә.

Конкурс сайлап алуда катнашуга гаризаларны 2015 елның 26 октябреннән 16 ноябренә кадәр “Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге“ ДКУ кабул итә.

Урында үткән турга нәтиҗә ясау өчен “Татарстан Республикасының иң яхшы мәктәп китапханәсе-2015“ республика конкурсы комиссиясе әгъзалары финалга үткән мәктәпләрдә булдылар. Алар Имәнкискәгә дә килделәр, мәктәп китапханәсе эше белән таныштылар. Авыл китапханәчесенең чынбарлыктагы эшен күреп, бертавыштан аңа Татарстанда беренче урынны бирделәр.


Бу көннәрдә ирле-хатынлы Вафиннар бергә яшәүләренең илле еллыгын билгеләп үттеләр.

19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Пучкова мәгълүматлары буенча, Лаеш  районында 575 вакансия бар. Аларның яртысыннан артыгы – эшче һөнәрләр буенча.

Лаеш үзәк район хастаханәсендә сентябрьдә башланган гриппка каршы вакцина ясау актив төстә бара. Катлауланулары белән куркыныч булган һәм ел саен районның йөзләрчә кешесен сафтан чыгара торган авыруны профилактикалау турында нигезле итеп Лаеш үзәк район хастаханәсенең эпидемиологик эш буенча баш табиб урынбасары Марина Идрисова сөйли.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Михаил Афанасьев булачак эшкәртү предприятиесе нигезенә символик капсула салдылар. Төзелеш башлану тантанасы җиденче октябрьдә булды.
Лаешның интернат мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен спорт - вакытны файдалы үткәрү генә түгел. Ул аларны үз-үзләрен җиңәргә, аякларында нык басып торырга һәм җиңүгә ышанырга өйрәтә.

Лаешның яңа микрорайонында Громова урамында Казан эшмәкәре Роман Галактионов төзекләндергән парк матурлыгы белән лаешлылар озак хозурланмадылар.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International