ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2015 ел
чәршәмбе
Узган шимбә “Адмирал“ сәүдә үзәгендә һәлак булганнар буенча матәм көне дип игълан ителгән иде.
Татарстан Президенты Казанның сәүдә үзәгендәге янгын урынында ашыгыч төстә күчмә киңәшмә үткәрде. Республика лидеры янгын чыгу сәбәпләрен җентекләп тикшерергә, зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтергә һәм “Адмирал“ сәүдә үзәгендә эшчәнлек алып барган бар эшмәкәрләрне шәһәрнең башка сәүдә үзәкләрендә сәүдә урыннары белән тәэмин итәргә йөкләмә бирде.

“Кама“ спорт-сәламәтләндерү комплексы тренеры Рәис Садыйковта тәрбияләнүчеләр авыл районнары арасында йөзү буенча ТР укучылары Спартакиадасында икенче һәм өченче урыннар алды.


Мартның беренче ункөнлегендә республика сулыкларында снегоходларның боз астына китүенең уннан артык очрагы теркәлгән.

13
март, 2015 ел
җомга
Карлыгач" балалар бакчасында әниләр бәйрәменә багышланган "Җырлыйм әнием турында" дигән кичә булды. Балалар әниләренә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, җырлы-биюле уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахырында балалар әниләренә үзләре ясаган чәчәкләрне бүләк иттеләр.

12 мартта МБГБУ "Имәнкискә урта гомуми белем бирү мәктәбендә" БДИ (ЕГЭ), ТДИ (ОГЭ) буенча сынап карау имтиханнары старт алды. Мониторинг 10 көн дәвамында узачак.Укучыларга уңышлар телибез.

2015 елның 10-11 мартында Байлар Сабасы гимназиясендә “Ел укытучысы-2015” республикакүләм конкурсының зона этабы узды. Чарада Саба, Мамадыш, Питрәч, Алабуга районнары вәкилләре катнашты. Иң яхшы укытучы исеменә муниципаль этапларда җиңүчеләр һәм призерлар - 24 мөгалллим дәгъва кылды
2015 елның 11-12 мартында Казан сәүдә-икътисад техникумында “Ресторан хезмәте” компетенциясе буенча WorldSkills Russia 2015 һөнәри осталык буенча милли чемпионатның региональ этабы уза. Чемпионатта Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары һәм җәмәгатьчелек туклану оешмаларыннан 10 катнашучы үзара көч сынаша.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Россия Федерациясенең субъектларда мәгълүмати җәмгыять булдыруга юнәлгән субсидияләр алу конкурста катнашуга документлар тапшырды.

Иннополис Университеты уку грантлары, югары стипендия һәм кыйммәтле бүләкләр уйната.

Бәйге үзенә берничә чараларны кертә. Аларның финалы яңа шәһәрдә – Иннополиста узачак. Ярышларның төп максаты – студентларга прогрраммалаштыру өлкәсендә белемнәрен арттыру һәм тикшерү. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International