ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

 “Бәхетле бәләкәч“ балалар бакчасы педагогы Екатерина Кизима рус телле тәрбиячеләрнең “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим-2014“ республика һөнәри осталык конкурсында өченче урын алды.



17
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Узган атнада КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникация институтында “Г.Р.Державин  һәм мәдәниятләр диалектикасы“ өченче халыкара фәнни-практик конференция үтте. 2008 елда ул Лаеш муниципаль районы белән үзара берләшеп үткәрелә.
Салих Сәйдәшев исемендәге консерваториянең дәүләт Зур залында “Искусство добра“ социаль-мәдәни форум үтте. Аңа Лаешның махсус интернат мәктәбе укучылары һәм педагоглары чакырылган иде.

16
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Комлы Ковали мәктәбендә Бөек Ватан Сугышы Җинүенә 70 ел тулу уңаена багышланган, истәлекле даталар марафоны дәвам итә. Бүген, 11 сыйныф укучылары Керчен бугазы, Крым өчен көрәш хакында сөйләделәр.
Ульяновскида 14-16 яшьлек кызлар һәм үсмерләр арасында дзюдо буенча “Россия“ профсоюзларның федераль спорт җәмгыяте турнирында Лаеш балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе вәкилләре уңышлы чыгыш ясады.
Имәнкискә урта мәктәбенең педагог-китапханәчесе Кәүсәрия Гаянова “Миңа нинди китапханә кирәк?“ Бөтенроссия конкурсы финалисты булды.
2014 елның 12 декабрендә Комлы Ковали урта гомум белем бирү мәктәбендә “Час кода”(“Код сәгате”) акциясе булып узды. Акция, яшь буынның информацион технологияләрендә кызыксыну усешенә, шулай ук информатика һәм программирования  дәресләрен өйрәнүенә кызыксыну уяту белән ярдәм итүгә, ИТ-белгечләренең абруен күтәрүгә юнәлтелгән.

12
декабрь, 2014 ел
җомга
2014 елның 16 декабрендә 10 сәгатьтә Столбище авыл җирлеге советы бинасында Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Ф.Г.Хәммәтов белән видео кабул итү үткәреләчәк.

Лаеш балалар һәм яшҗляр спорт мәктәбе тәрбиячесе-Әмирхан Абдулин, самбо буенча XlX-чы республика ачык турнираның көмеш призеры булды.


Яңа елга  бик  аз  вакыт  калып  бара. Кибетләрдә  инде  иң  төрледән  төрле  пиротехникалар сатыла. Балалар  һәм  олылар  өчен  бу  барлык  ачык  утлар  зиннәтлеге-күңел  ачуы  булып  тора. Ә менә янгын  сүндерүчеләр,  күзәтчелек  эшчәнлеге  бүлекчәсенең  хезмәткәрләре  белән  табиблар өчен  узып баручы  елның  салкын  көннәре  аеруча  кызуга  эйләнә бара.

 

 




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International