Имәнкискә китапханәчесе проекты – иң яхшылар исемлегендә

2014 елның 16 декабре, сишәмбе

Имәнкискә урта мәктәбенең педагог-китапханәчесе Кәүсәрия Гаянова “Миңа нинди китапханә кирәк?“ Бөтенроссия конкурсы финалисты булды.

Конкурс РФ мәдәният министрлыгы һәм Пушкин китапханәсе тарафыннан оештырылган. Анда 3500 эш катнашкан, аларның авторлары бөтен Россия буенча яши. Кәүсәрия Гаяз кызы конкурсның лонг-листына керде. Бу аның материаллары конкурсның иң яхшы 50 проекты исемлегендә дигән сүз. Материалларны “Чтение -21“ сайтында http://chtenie-21.ru/competition_Iibrary/work_fin/9851  адресы буенча карарга мөмкин.


 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International