Лаеш районының «Үзебезнекеләргә ярдәм» хәйрия фонды кабат Президент грантлары фонды конкурсында җиңүче булды. 989 590 сум күләмендәге акчалар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка пончо-антитепловизорлар тегү проектына юнәлдереләчәк.
Татарстан Республикасы инвалидлыгы булган балаларны комплекслы реабилитацияләү буенча Россия Социаль фондының масштаблы сынау проектында катнаша.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган Программа республикада 2019 елдан бирле уңышлы гамәлгә ашырылуын дәвам итә.
7,6% ка индексацияләү нәтиҗәсендә пенсиянең уртача күләме 1 864 сумга артты һәм 26 395 сум тәшкил итте.
Лаеш районының Усады авылында яшәүче Рауза Мөхетдиновага 100 яшь тулды. Истәлекле юбилей белән котлау гаилә институтын ныгытуга, өлкән буыннарга хөрмәт һәм тормыш тәҗрибәсен тапшыруга юнәлдерелгән «Гаилә» милли проекты хуплаган кыйммәтләрнең тагын бер дәлиле булды.
Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлегенең 2025 елдагы эшчәнлегенә багышланган йомгаклау киңәшмәсендә катнашты. Отчет доклады белән бүлек начальнигы, полиция полковнигы Рәдиф Баһавиев чыгыш ясады.
Киңәшмә авыл җирлекләре башлыклары, предприятие, оешма җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашында узды.
Лаеш районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы булды. Утырыш катнашучылары һәлакәтчелек статистикасын анализлады һәм, үзенәчә Яңа ел бәйрәмнәре һәм кышкы каникуллар алдыннан актуаль булган, профилактик чаралар комплексын раслады.
Ел башыннан Татарстанда яшәүче 19167 гаилә ана капиталы хисабына торак шартларын яхшырткан. 15507 гаилә акчаны торак кредитлары (заемнар) өчен түләгән, ә 3660 гаилә торак сатып алуга һәм төзүгә (заем акчаларыннан файдаланмыйча) кулланган.
Сезне күңелдән профессиональ бәйрәм — Россия Федерациясе коткаручысы көне белән котлыйбыз! 2025 елда данлыклы юбилейлар билгеләнә: Россия ҮБГҖ — 35 ел, Татарстан Республикасы ҮБГҖ — 30 ел.