ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2023 ел
сишәмбе

Быел Татарстанда тәрбиягә бала алган 412 гаилә Россия Социаль фондыннан бер тапкыр түләнә торган пособие алды. Әлеге максатларны тәэмин итүгә Россия Социаль  фондының Татарстан Республикасы бүлеге 11 миллион сумга якын акча күчерде. Баланы гаиләгә тәрбиягә бирү очрагында бер тапкыр бирелә торган пособие - ул балаларны уллыкка алучылар, шулай ук аларның опекуннары, попечительләре яки тәрбиягә алган ата-аналарга күрсәтелә торган  ярдәм чарасы. Аларның Россия Федерациясе  гражданнары булулары һәм даими рәвештә Россия территориясендә яшәүләре зарур.

Бүген Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов чираттагы гражданнарны кабул итә.

Кабул итү гадәттәгечә сишәмбе көннәрендә башкарыла.

21 августта 10:00дән 15:00гә кадәр мәгариф мәсьәләләре буенча “кайнар линия” телефон элемтәсе узачак.

Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов бүген Лаеш муниципаль районының сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Лидия Петровна Грабалинаны котлады.

Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче гражданнарга чыгымнарны каплауга субсидия бирелә.

Лаеш районы бөртеклеләрнең иң югары уңдырышлылыгы рейтингына керде.

Лидерлар арасында - Лаеш (36 ц/га), Тәтеш (41,9 ц/га), Кама Тамагы (36,2 ц/га), Кайбыч (37,6 ц/га), Чүпрәле (37,1 ц/га), Кукмара (33,4 ц/га), Спас (33,2 ц/га), Балтач (33,1 ц/га) районнары бар.

Агымдагы елда Каип авылында Меньшаков гаиләсе зур янгыннан зыян күрде. Моның сәбәбе - электр үткәргечләрнең йомылуы. Бу хакта Лаеш якташлык җәмгыяте рәисе Азат Гайнетдинов белде. Эшмәкәрләр, районның битараф булмаган кешеләре һәм төзүчеләр белән берлектә яңа йортны 6 айга караганда азрак төзегәннәр.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасының “Муниципаль берәмлекләр Советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР Лаеш районы кураторы Раил Гомәров, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, Лаеш районы якташлык җәмгыяте рәисе Азат Гайнетдинов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Тантаналы ачу "Юлчы" мәчете янында булды. Чарада Татарстан Республикасының “Муниципаль берәмлекләр Советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, Лаеш районы якташлык җәмгыяте рәисе Азат Гайнетдинов

Лаеш районында Физкультурачы көнен нәкъ менә шулай билгеләп үттеләр.

Чара “Липки” балаларны савыктыру-белем бирү лагере базасында узды. Физик культура укытучылары, тренерлар һәм бары тик һәвәскәрләр иптәшләрчә матч уйнарга чыктылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International