ЯҢАЛЫКЛАР


Датасы буенча тикшерү
23
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Быел тарих фәненнән имтиханнарга иң зур үзгәрешләр кертеләчәк. Биремнәр санын 19 дан 21 гә кадәр арттырдылар. Моннан тыш, максималь балл 38 дән 42 гә кадәр арткан. Хәзер эшне башкару вакыты 210 минут тәшкил итә.

Ел саен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан “Татарстан Республикасы иҗат яшьләре академиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә ел саен “Өскә!” республика конкурсы уздырыла. 

Коммерция эшчәнлеге алып бармаган оешмаларны дәүләт теркәвенә алу турында карар кабул итү буенча дәүләт хезмәте коммерциягә карамаган оешманың гамәлгә кую документларына үзгәрешләр кертү, Татарстан Республикасы территориясендә коммерциягә карамаган оешмалар турында юридик затларның бердәм дәүләт реестрына кертү хакында Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан бирелә.


22
март, 2023 ел
чәршәмбе

ГИМС хезмәткәрләре һәм коткаручылар тәүлек буе эшләү режимына күчә. Бу хакта ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.

Илдус Зарипов Лаеш интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә микродулкын миче бүләк итте. Ул олылар тормышына җайлашу процессында кирәк булачак.

       Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге  ата-аналарга ана капиталыннан  балаларга белем бирү максатында файдалануны тизләтү һәм җайлырак  итү  өчен республиканың мәгариф оешмалары белән үзара мәгълүмат алмаша. Бүгенгә 29 югары, 99 урта махсус уку йорты, шулай ук 1724 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән.


21
март, 2023 ел
сишәмбе

Рамил Бертязов - күрү сәләте бозылган балалар өчен мәктәп-интернатта тәрбияләнүче. Балачактан ук инвалид. 10 сыйныфта укый, әмма инде тәрҗемәче буласын төгәл белә.

Ярышлар Лаеш техникумы мәйданчыгында узды. Чемпионатның төбәк этабында Лаеш, Алексеевск, Тәтеш, Буа һәм Бөгелмә районнары командалары катнашты. Өч көн дәвамында 6 командада катнашучылар бер вакытка заданиеләр үтәделәр.


20
март, 2023 ел
дүшәмбе

Столбище җирлегенең «Пой душа» ансамбле Елена Дунаева исемендәге «Менделеевские родники» рус җыры фестиваль-конкурсында I дәрәҗә лауреат булды

«Гаилә кыйммәтләре сагында» I муниципаль конкурсында җиңүчеләрне һәм призёрларны бүләкләү тантанасы Сокуры җирлегенең Мәдәният йортында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International