ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2016 ел
сишәмбе

ГБУ “Лаеш РГВОсы” җитәкчесе урынбасары Р.Н.Фаязова һәм чит телләр укытучысы А.П.Әхмәдиева кулы астында Лаеш һәм Столбище мәктәпләре укучылары Казан ветеринар академиясендә булып кайттылар. Әлеге чараның максатлары булып укучыларны уку йорты, материаль-техник базасы һәм белгечлекләре белән таныштыру, үсмерләрдә втеринар табибы турында күзаллау формалаштыру, эшче һөнәрләргә карата кызыксыну уяту ветеринар белгечлеге абруен арттыру, квалификацияле кадрларны авылга тарту тора. Укучылар аның төп бинасын карап чыктылар, академия тархиы белән таныштылар, аудиторияләрне карадылар, Зоология һәм тарих музейларында булдылар, ашханәдә студентлар ашыннан авыз иттеләр. Экскурсия өчен алар Лаешның баш ветеринары Олег Васильевич Портновка рәхмәтләрен белдерәләр.

Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты 2016 елның 4 мартында “2016 елда язгы ташу чорында автоюллар, күперләр, биналар, гидротехник корылмалар һәм халык хуҗалыгының башка объектлары сакланышын тәэмин итү турында“ карар кабул итте.

 

1564 елның 1 (14) мартында беренче басма китап “Апостол“ дөнья күрүгә багышланган концерт-уйлану “Китап басу һәм рус православие мәдәнияте“ исеме астында үтте.

Чараны оештырган руханилар, аерым алганда, Лаеш шәһәре София соборы, озак еллар дәвамында дини мәгърифәт һәм тәрбия бирү эше алып баралар.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны явыз нияттән түләмәүчеләр белән көрәш көчәйтелгән.

 

.

Татарстан ЮХИДИ идарәсе начальнигының Лаешка килүе зур вакыйга булды. Визит программасы бай һәм төрле иде.

Рифкать Нургалиевич Лаеш районы ЮХИДИ вәкилләре белән очрашты, республика юлларындагы хәлне анализлады. Лаеш полицейскийлары эшендәге уңай һәм тискәре якларны билгеләп үтте.

 

Район үзәгендә яшәүче өченче яшь вәкилләренә компьютер курслары үтү турында таныклыклар тапшырдылар.

Лаешның 2 нче мәктәбендә 36 сәгатьлек “Уңайлы Интернет“ программасы буенча 12 пенсионер укыды. Хәзер алар социаль челтәрләр һәм порталлардан файдалана, скайп буенча аралаша һәм башка күп нәрсә башкара ала.

Столбищеда мәктәп парталары артына 70 сәгатьлек “Башлангыч чор“ һәм “Уңайлы Интернет“ программасы буенча компьютер үзләштерүче өлкән кешеләр утырды. Киләсе курслар бары октябрьдә генә ачылачак.

2016 ел башы татар халкының ике бөек шагыйре – Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилнең юбилейлары белән истәлекле. Районыбыз һәм республикабыз белем бирү һәм мәдәният учреждениеләрендә әлеге даталар белән бәйләп төрле чаралар үткәрелде һәм үткәрелә. Алар белән беррәттән үзебезнең атаклы якташларыбыз - әдәбият һәм мәдәният эшлеклеләре дә читтә калмый. Редакциябезгә алар катнашында яки алар иҗатына багышланган төрле әдәби һәм мәдәни чаралар турында хәбәрләр килә тора. Сезне шундый хәбәрләрнең берсе белән таныштырабыз.

 

Лаештан район туры җиңүчеләре абруйлы “Созвездие-Йолдызлык“ телевизион фестиваленең зона этабы лауреатлары булдылар.

 

Татарстанның 2015 елдагы иң төзек торак пункты ачыкланды, моны республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуталык министрлыгы тәкъдим итте. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, Лаеш шәһәре бишенче категория буенча 2 урынны яулады. 1 урында Мамадыш белән Биектау районының Бөреле станциясе булса, 3 урынга Азнакай районының Актүбә бистәсе лаек булды. Беренче категориядә урыннар түбәндәгеә билгеләнде: 1 урын – Әлмәт, 2 урын – Чаллы, 3 урын – Яшел Үзән.


27
март, 2016 ел
якшәмбе

Район башлыгы Михаил Афанасьев катнашында “Сокуры” сәнәгать паркын үстерү буенча чираттагы атналык киңәшмә узды. Паркның тагын бер резиденты барлыкка килде – “ЖБИ Строй Базальт”. Ул базальт арматура җитештерүче объектын төзү эшләрен башлап та җибәрде. Киңәшмә барышында район башлыгы яңа җитештерү объектларын төзүне һәм яңа җитештерү җиһазларын монтажлау эшләрен тизәйтергә күрсәтмә бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International