ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Лаешта район башлыгы Михаил Афанасьев бүлеп  биргән акчага ифтар уздырдылар. Узган җомгада йөзгә якын кеше Лаеш шәһәренең бер кафесына бергәләп авыз ачарга җыелды. Монда районның күп кенә авылларыннан килгән мөселманнарны күрергә була иде. Бер табын артында утыручы дин тотучылар дога кылдылар, вәгазьләр тыңладылар һәм Аллаһыны данладылар. Видесоюжетны газета сайтында карагыз.
300дән артык лаешлы район китапханәсенең уку залында җәйге каникулларның беренче аенда үткән курчак вернисажында булды.

“Бердәм Россия“ Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Лаеш җирле бүлекчәсенең XXIII конференциясенең 1нче этабында алда торган чорга актуаль бурычлар игътибар үзәгендә булды.


Мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар яңгырады һәм чыгарылыш кичәләре үтте. Дәресләр һәм имтиханнар артта калды. Ә аеруча тырышып укыган һәм мәктәпне бишле билгеләренә генә һәм БДИ буенча югары баллар белән тәмамлаучыларны чәршәмбе көнне алтын медальләр белән бүләкләделәр.

25
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Медицина - һәр кеше очраша торган өлкә. Медицина хезмәткәрләренә иң кадерле нәрсәне – сәламәтлекне ышанып тапшыралар. Ә бу табибларга аеруча җаваплылык өсти һәм алардан заманча белемнәр, үзләрен эшкә багышлау  һәм иң яхшы кешелек сыйфатларын күрсәтүне таләп итә.
Җомга көнне, 26 июньдә бөтен илебез буйлап чираттагы Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Ул “Россия юристлары ассоциациясе“ гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан игълан ителгән.
Сезнең кайчан да булса моны күргәнегез бармы? Бу  аю чикерткә - оча, шуыша, суда йөзә. Имәнкискәдә яшәүчеләр әлеге туймас бөҗәк белән таныштылар инде.
“Атабай“ агрофирмасы товарлыклы-сөтчелек фермасы 2014-2015 елгы терлекләрне кышкы араннарда асрау чорында иң яхшы ферма дип табылды.
24 нче июньдәТатарстан Республикасының Лаеш муниципаль районында Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты басуында «Идел буенда Халыкара басу көннәре» технологик күргәзмәсе ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Игенчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Пётр Чекмарев, Немец авыл хуҗалыгы җәмгыяте (DLG) башкарма директоры Петр Грокус, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика муниципаль районнары башлыклары, авыл хуҗалыгы компанияләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

23
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Имәнкискәдән Кәүсәрия һәм Гөлчәчәк Гаяновалар массакүләм мәгълүмат чараларының “Россия париоты“ XIV Бөтенроссия конкурсында “Яшь Россия“ номинациясендә өченче урын алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International