ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2014 ел
дүшәмбе
1 майда Пәрәу мәдәният йортында Вил Усманов концерты булды. Хезмәт бәйрәмендә узенең җыр- моннары белән халыкка дәрт өстәде.

30
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Барлык почта бүлекләрендә шушы исем астында инде гадәткә кергән “Россия почтасы” социаль акциясе старт алды.
Апрель азагыннан Татарстан республикасында янгынга каршы махсус режим кертелде: халыкның урман массивларына керүе чикләнә, урманнарда учак ягу, чүп-чар һәм коры үлән яндыру тыела.
29 апрель конне Атабай мэдэният йортында  ел саен уза торган балалар ижат фестивале булып узды. Фестивальда барлык балалар узлэренен ижат эшлэрен курсэттелэр. 

29
апрель, 2014 ел
сишәмбе

Татар-Сараланы һәм Атабай авыл жирлекләре  агач утырту акциясендә катнаштылар.  Лаеш урман хужалыгыннан кайткан яшь чыршылар табигать бизәге булсыннар. 

Авылыбызда өлкән кешеләрнең берсе,   динебезне  , гореф гадәтләрне әйдәп баручы Исхаков Габделәхәт абыебызга буген 85 яшь тулды.Юбилярны  мәчет картлары һәм авыл жирлеге чын куңелдән котлады. Районыбыз башлыгы М.П. Афанасьев исеменнән котлау открыткасы һәм буләк тапшырылды.  
Чираттагы язгы чәчүне яхшы агротехник срокларда һәм югары сыйфат белән төгәлләргә, шулай итеп булачак уңышка  нигез салырга – үткән җомгада авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән булган эш киңәшмәсендә Михаил Афанасьев басу хезмәтчәннәре алдына шундый бурыч куйды
Лаешта сөт кухнясы 1973 елдан эшли. Кухня сөт продуктларын мөстәкыйль әзерли һәм сатып ала. 2009 елда “Бәләкәч” программасы кабул ителгәч бар продукцияне Яшел Үзәннән сатып алалар.

28
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Май бәйрәмнәре, Һәрчактагыча, озын. Бер атнага диярлек эш турында онытып, яраткан шөгыльләр белән шөгыльләнергә була. Газетабыз лаешлыларның озын ялларын ничек үткәрергә җыенуы турында кызыксынды
Язгы чакырылыш кампаниясе белән бәйле төстә Лаешта гадәт буенча чакырылучы көненә багышланган концерт булды. Аңа якын көннәрдә Россия Кораллы көчләренә хезмәткә китәчәк егетләр һәм Лаеш мәктәпләре югары сыйныф укучылары чакырылды. Булачак Ватан сакчыларына район җитәкчелеге вәкилләре һәм өлкән иптәшләре фатыйха бирде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International