ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2014 ел
шимбә
Районда яшәүчеләрдә зур кызыксыну уяткан конкурска йомгак ясалды. Фотоһәвәскәрләр объективына кошлар, атлар, маймыллар, аюлар эләккән. Әмма иң киң таралганнары - мәчеләр һәм этләр.

25
апрель, 2014 ел
җомга


Чит кешенең бернинди каршылыксыз мәктәпкә яки балалар бакчасына үтеп керүе мөмкинме? Моны белү өчен газетабыз хәбәрчеләре районның берничә белем бирү учреждениесендә булды.

“Арткы” ишектән


Сәламәт кешеләр юк, ә тикшерү үтмәгәннәр бар, диюче халык әйтеме үз мәгънәсен югалта бара. Бу шикле фикергә диспансерлаштыру нокта куярга тиеш. Мөһим көн темасына Лаеш үзәк район хастаханәсе поликлиникасы мөдире Лариса Орлова белән сөйләшәбез.


Республикабызда балалар ялын ел саен иң югары дәрәҗәдә оештырырга тырышалар. Быелгы җәйгә дә планнар тәгаенләнгән, акчалар бүлеп бирелгән инде. Хәзер лагерьлар малай-кызларны кабул итәргә әзерләнә.



26 апрель көнне дөнья җәмәгатьчелеге бөек Вильям Шекспирның туган көнен  билгеләп үтәчәк. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры да әлеге вакыйгадан читтә калмады. Драматургның туган көнендә театр «Гамлет. Күренешләр» спектаклен күрсәтәчәк.
Бүген Казанда “Мин татарча сөйләшәм!” велохәрәкәте уза. Иллегә якын активист акциянең эмблемасы төшкән футболкаларын киеп, Казан шәһәренең үзәк урамнары буйлап велосипедларда йөриячәк, юлда очраган кешеләргә әлеге акциянең төп максатлары турында сөйлиячәк. Велохәрәкәт барышында шулай ук флешмоблар үткәрү дә көтелә.
Атабай агрофирмасы хужалыгында язгы кыр эшлэре дэвам итэ. Амбарда чэчу орлыкларын ашлыйлар, саклагычта бэрэнге орлыгын эзерлилэр. Авылдагы хэр кеше узенен олешен кертергэ ашыга, мэдэният йорты коллективы эш вакытында.
22 нче апрель көнне  “Кече-Елга урта гомуми белем мәктәбе”нең   “Кызыклы инглиз  теле” түгәрәгенә йөрүче укучылары  “Алтынчәч” балалар бакчасына бардылар. Анда кечкенәләр өчен инглиз телендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерделәр. Бу очрашу кечкенәләргә дә, укучыларга да бик ошады.
Майның беренче яртысында бәйрәм һәм ял көннәре тулы бер атнага җыела.
"Бәйләнгән әкият" иҗат күргәзмәсен Лаешта    яшәүче Татьяна Клюева табигатьнең язгы уянуына багышлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International