ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Лаеш балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе спортчылары авыр атлетика буенча Россиянең атказанган тренеры Николай Капитонов призларына ачык республика ярышларында призлы урыннар алдылар.

 

Безнең район газетасына 95 яшь тулды. Газетаны дөньяга чыгаруның кызыклы процессына катнашым барлыгын аңлау күңелле. Үземнең беренче язмам – “Снежный десант“ны редакциягә 1977 елда җибәргән идем.  

Штрафның яртысын гына түләп закон алдында чиста калырга – хәзер бу чынбарлык.

РФның административ хокук бозулар турындагы Федераль законына үзгәрешләр кертелгән. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләтүгә кагылышлы. Үзгәрешләр турында Россия ЭЭМның ТР Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илдар Вәлиуллин аңлатма бирә.

 

Минем яраткан песиемнең соңгы вакытта аппетиты начарланды һәм тыны кысыла башлады. Йорт хайваннарына күп кенә паразит авырулар яный дип ишеттем. Бәлки бу аларның берседер? Газетабыз битләрендә консультация алып булса, бик рәхмәтле булыр идем.

 

Ике һәвәскәр балыкчыга тоткан балыклары белән хушлашырга һәм зур суммада штраф түләргә туры килде.

 


10
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Урта Девятовода почта бүлеге бинасы капиталь ремонттан соң заманча төс алды. Хәзер монда якты, уңайлы һәм җылы.

 

2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр икенче Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу үтәчәк. Тикшерү авыл җирлегендә яшәүче, аграр секторда хезмәт куючы, ярдәмче хуҗалыклары яки торак төзелеше өчен  җир участоклары булган һәркемне колачлаячак.

 

Яңа эш башлаучы эшмәкәрләргә ярдәм итү – эшмәкәрләр һәм бизнеста үз юнәлешен сайлау турында уйлана гына башлаганнар өчен белем бирү семинарларын оештыручылар үз алларына шундый бурыч куйганнар.

Кешегә рухи яктан бай, сәламәт булу өчен мәдәният белән тыгыз элемтәдә булырга кирәк. Авыл мәдәният учагында утны саклаучы кешеләр – авыл байлыгы. Бу яктан Кече Елгада яшәүчеләргә бәхет елмайган.


9
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле район кешеләре!

Сезне Ватан Геройлары көне белән котлыйм!

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International