Татарстан Республикасында 2016 ел Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Оештыру комитеты булдырылды, ул өч ел вакыт эчендә экологияне яхшырту, ярларны һәм сулыкларны чистарту, халык өчен мөмкин булган уңайлыклар тудыру, елга һәм күлләрнең үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклау һәм арттыру буенча табигатьне саклау чаралары программасын эшләргә тиеш. Республика территориясендә зур һәм кечкенә елгалар бар. Аларны киләчәк буыннар өчен саклау – безнең бурыч.
Лаеш районы почта хезмәткәрләре хат ташучыларның республика конкурсында катнаша.
Беренче йомгаклар ясалган. Бүгенге көнгә Нармонка (элемтә бүлеге начальнигы Фәнилә Халикова) һәм Орел (элемтә бүлеге начальнигы Марина Краснова) авыллары почта элемтәсе бүлекләре алда бара. Аларга җиткерелгән планнарны Нармонка почта бүлеге 104%ка, Орелныкы 97%ка үтәгән.
Лаеш балалар йортының Идел буе федераль университеты укытучылары катнашында үткән педагогик советы утырышында ятим балаларга тәрбия бирү өлкәсендә яңа проект әзерләү буенча эшче төркем булдырылды. Сүз тәрбияләнүчеләрне гаиләгә бирү, балаларны урнаштыруның гаилә формаларын үстерү турында барды. Республика балалар йортлары педагоглары квалификациясен күтәрү өчен Лаеш балалар йорты базасында Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институтының стажировка үтү базасын булдыру планлаштырыла.
Лаеш ягы талантларга бай. Район мәдәният йортында хорның ике еллыгына багышланган бәйрәм кичәсендә булганнан соң без моңа тагын бер кат инандык. Бу юлы хорда катнашучылар яңа амплуада чыгыш ясадылар. Алар Гогольнең үлемсез комедиясе “Женитьба“дан күренеш куйдылар.
“Казан“ халыкара аэропортында Франциядән кайткан Казан кешесе тоткарланган. Сәбәбе җитди: таможня контроле узганда аның чемоданында револьвер табалар.
Район Советының Зур залында 17 декабрьдә Лаеш муниципаль район Советы сессиясе булды.
Физик затларның банклардагы активларына һәм счетларына (кертемнәренә) ирекле төстә декларация тутыруы 2015 елның 31 декабренә кадәр башкарыла. Гариза бирүче ел азагына кадәр үз милкенә (күчемсез милек, чит ил компанияләрен контрольдә тотучы кыйммәтле кәгазьләр, банк счетлары), шул исәптән номиналь хуҗалар тарафыннан контрольдә тотылучы мөлкәтенә декларация тутыра ала.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 15 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Кыш килергә ашыкмый. Декабрь аеның уртасына якынлашып килүгә карамастан, Татарстанда җылы һава торышы саклана.
Татар Сараланы авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре Инвалидлар ункөнлеге кысаларында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләренә кабат йөреп чыктылар.