ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстанда 2014 ел программасы кысаларында конкурс ярдәмендә сайлап алуның 2 нче этабы бара. 2 нче сентябрьдән башлап конкурс комиссиясенә эшмәкәрләрдән якынча 109 млн. сумга 78 гариза алынган. Бу хакта бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында ТР икътисад министры урынбасары - эшмәкәрлеккә ярдәм департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин хәбәр итте. 
Без товар җитештерүчеләребезгә ярдәм күрсәтү өчен барлык мөмкинлекләребезне дә тупларга тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советның чираттагы утырышында хәбәр итте
Агымдагы елның 20-30 сентябрь көннәрендә дәүләт йомгаклау аттестациясе вакытында имтихан тапшырмаган яки мәҗбүри предметлардан канәгатьләнерлек булмаган берничә билге алган, яисә өстәмә срокларда әлеге предметларның берсеннән тагын канәгатьләнмәслек билге алган укучылар төп гомуми белем программалары буенча кабат сынау тота
Мәктәп укучылары һәм студентлар хәзер үз белем дәрәҗәсен генә түгел, хезмәткә һәм оборонага әзерлеген дә күрсәтергә тиеш. Совет чорында гамәлдә булган ГТО (Готов к Труду и Обороне) нормаларын тапшыру быелдан кире кайтарылды
узган айда 185 млн.сумга 174 мең электрон түләү башкарылган. Узган ел белән чагыштырганда түләүләр суммасы 60% арткан – 2013 елның августында ул 111 млн.сум тәшкил иткән.
Ф.Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советына сайланган ТР Хөкүмәте әгъзаларына һәм район башлыкларына карата үз фикерен белдерде
Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә республикада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды, алар зур шәһәрләрдә шимбә көннәрендә Яңа елга кадәр эшләячәкләр
Быел хаҗга бару өчен Татарстанга 1800 квота бирелде, әлегә анда баручыларның тулы исемлеге юк
Дәүләт Советы бишенче чакырылыш депутатларын сайлау бәйрәм атмосферасында узды. Казанда сайлау участокларында тавыш биргән һәр кешегә «Мин тавыш бирдем» дип язылган беләзекләр тараттылар. Шушы беләзекләр ярдәмендә 85 меңнән артык казанлы «Казан-Арена» стадионында узган «Минем сайлау – минем республика» бәйрәм марафонын карады, 305 мең кеше җәмәгать транспортыннан бушлай йөрү мөмкинлегеннән файдаланды.
Сайлаулар көнендә республиканың ҮСК нә 190 шикаять һәм мөрәҗәгать булган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International