Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Лаеш муниципаль районы
Лаеш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Районнын геральдикасы
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кадрлар сәясәте
Защита прав потребителей
Муниципаль заказ һәм торглар
Милли проектлар
Район комиссияләре
Профсоюз тормышы
Ситуацион үзәк
Территориаль иҗтимагый үзидарә
Җәмәгатьчелек советы
Территориаль дәүләт органнары
Район оешмалары
Банклар
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Яшь гаиләләргә торак
Программалар, проектлар, конкурслар
Тематик бүлекләр
Гавами фикер алышу
Файдалы мәгълүмат
Бушлай чаралар
Документлар
Лаеш муниципаль районы башлыгы
Лаеш муниципаль район советы
Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты
Статуслы документлар
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Муниципаль программалар
Матбугат үзәге
Яңалыклар
Фоторепортажлар
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Гражданнар мөрәҗәгате һәм кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгатьләр тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Бәйләнеш
Кабул итү бүлмәләренең адреслары һәм телефоннары
Телефонный справочник
Муниципаль районнар
Лаеш муниципаль районы
Татарстан мөселманнары хаҗга әзерләнә
2014 елның 16 сентябре, сишәмбе
Быел хаҗга бару өчен Татарстанга 1800 квота бирелде, әлегә анда баручыларның тулы исемлеге юк, төгәл генә ничә кешенең юлга чыгачагын әйтә алмыйбыз, диделәр «ШК» газетасына «Татарстан МНД-Хаҗ» программасы вәкилләре.
Изге сәфәргә баручыларның беренче төркемен 23 сентябрьдә озатачаклар, иң соңгылары 29ы очачак икән. Хаҗга бару һәр мөселман тормышындагы иң мөһим вакыйга, шуңа да «Татарстан МНД-Хаҗ» сәфәргә чыгар алдыннан булачак хаҗилар өчен махсус уку курслары уздыра. Шундый укуларның беренчесе 6 сентябрьдә үткәрелгән. Семинарны уздырган Габдулла хәзрәт Галиев аларга Согуд Гарәбстаны Корольлеге территориясендә үзеңне ничек тотарга, дини йолаларны ничек башкарырга кирәклеген аңлаткан. Укулар теория буенча гына түгел, күрсәтмә әсбаплар кулланылып та алып барыла. Медицина бүлеге җитәкчесе Рамил Хисамов медицина куркынычсызлыгы һәм профилактикасы нормалары турында сөйләгән. Болардан кала булачак хаҗиларга «Хаҗ комплекты» таратылган. Ул хаҗ буенча кирәкле бөтен мәгълүматны үз эченә алган биш китаптан гыйбарәт. Уку курслары башкалада гына түгел, республиканың кайбер район үзәкләрендә дә узачак икән.
Юлга чыгучылар үзләре белән паспорт, өч данә фотосурәт һәм менингит белән дифтериядән прививка ясатылу турында сертификат та алырга тиешләр.
Хаҗга баручыларны 44 кешедән торган төркемнәргә бүлгәннәр, алар белән тәҗрибәле имам җитәкчелек итәчәк. Имам хаҗ йолаларының дөрес үтәлеше өчен дә җавап бирә. Изге урынга баручылар Мәккәдәге «Әл-Хәрам» мәчетеннән өч чакрым ераклыкта урнашкан кунакханәдә яшәячәкләр. Юлга әзерләнүчеләргә үзләре белән әйберләрне күп итеп алмаска, берничә комплект җәйге кием, уңайлы киелгән аяк киеме һәм көнкүреш кирәк-яраклары алырга киңәш ителә.
Сүз уңаеннан, быел хаҗ сәфәре 155 000 сумга төшә.
http://www.shahrikazan.com/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
июнь, 2026 ел
СВО катнашучыларының балалары әтиләренең портретларын язачак: Татарстанда «Минем әтием - Батыр» фестивале старт ала
Проект Балаларны яклау көненә багышлана һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләрен хуплау, гаилә истәлеген саклау һәм балалар иҗатын үстерүгә юнәлдерелгән.
1
июнь, 2026 ел
Лаеш районының агротехнология сыйныфы Татарстанның агросыйныфлары арасында беренче урын алды
Терлекчеләр сараенда нәтиҗәләрне йомгаклау чарасында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының 25 Октябрь совхозы бистәсе мәктәбе укучылары «Ел өзнелеше» номинациясендә беренче урынны алды.
29
май, 2026 ел
Казан май комбинатының майонезлары сатылышы 27%ка арткан
Казан май комбинаты 2025 ел йомгаклары буенча майонез продукциясе җитештерүне 27%ка — 62,5 мең тоннага кадәр арттырган. Бу категорияне гамәлгә ашыру күләме дә 27%ка артып, 61,8 мең тонна тәшкил иткән.
28
май, 2026 ел
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк балалы татарстанлылар эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар эшләүче ата-аналар өчен билгеләнгән яңа түләү рәсмиләштерә алачак. Бу ярдәм чарасына 18 яшькә кадәр ике һәм аннан да күбрәк баласы булган ике эшләүче ата-ана да (шул исәптән асырап алучылар, опекуннар һәм попечительләр) исәп тота ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз