ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2014 ел
чәршәмбе
Россия Хөкүмәте яшәү минимумын 5,1 процентка арттырды. Бу бер кешегә яшәү минимумы составындагы азык-төлек продуктларына бәянең 5,4 процентка артуы белән бәйле.

5
август, 2014 ел
сишәмбе

Икенче ярты еллыкка язылу кысаларында ОАО “Татмедиа“ кампаниясе  үткәргән конкурста Лаеш районыннан ике җиңүчебез бар.

Алар: Николәский авылыннан  Ләйсән Бадертдинова5 Пәрәүдән З.А. Зайнуллина.
 

Тиздән Р. Миңнуллин һәм М.Галиевның “Әсәрләр“ китаблары  сезнең  китап киштәләрендә булачак.

Котлыйбыз сезне!!!

Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда җиденче августта 11 сәгатьтә Беренче бөтендөнья сугышы башланган көннең 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла. Анда килүчеләр әлеге эпохага караган фотосурәтләр һәм экспонатлар белән таныша алалар. Оештыручылар район кешеләрен һәм аның кунакларын күрүгә шат булачаклар.

Кичә, Чырпы авылында  полиция өчен тантаналы рәвештә офис - торак йорты тапшырылуы булып узды.

ТР буенча  МВД башлыгы Артем Хохорин һәм район башлыгы Михаил Афанасьев Рөстәм Гатауллинга хезмәт машинасынан һәм  торак йортыннан ачкыч тапшырды.

 

 


Лаеш районы прокуратурасы “Зеленый Бор“ ял базасы территориясендә кылынган үтерү факты буенча җинаять эшендә дәүләт гаепләвен яклады.
Быел пенсия туплауларын мәҗбүри иминиятләү буенча иминиятләүче сайлау тәртибе үзгәргән, дип ишеттем. Газета аша әлеге яңалык турында тулырак беләсе иде.
Лаеш районы мәдәният ветераннары Казаннан 30 һәм Свияжскидан ике километр ераклыктагы, XVII гасырның беренче яртысында салынган Вознесенский Макарий монастырена бардылар.
Гаилә – кеше өчен иң мөһиме. Ул терәк һәм ярдәм, тормыш һәм эш өчен көч һәм илһам алу урыны. Әмма кайчак гаиләләр таркала. Татарстан ЗАГСы статистикасы буенча, республикада һәр икенче никах аерылышу белән төгәлләнә, һәм аның төп өлеше беренче биш елга туры килә. “Характер килешмәде“ кебек коры сүзләр әле күптән түгел генә бер-берсенә ярату һәм тугрылык турында ант биргән парларның ни өчен аерылуын аңлата алмый.
Сугыш инде беренче ел гына бармый иде. Һәм монда, ерак тылда да, аның зәһәр сулышы сизелә. Фронт хәбәрләре, өчпочмаклы хатлар, басулардагы авыр хез-мәт.  Һәм улларының, абыйларының, ирләре һәм әтиләренең үлеме яки билгесез язмышы турында хәбәр итүче үлем хәбәрләре.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында Татарстанда “Бердәм Россия“ партиясенең төбәк бүлеге тарафыннан “Кадерле ветераныбыз“ хәйрия проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты стационар сәламәтлек саклау учреждениеләрендә сугыш ветераннары өчен палаталарда уңай шартлар булдыру. Проект быелның апрелендә старт алды һәм муниципаль район һәм шәһәр округлары башлыклары белән үзара хезмәттәшлектә тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International