Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Лаеш муниципаль районы
Лаеш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Районнын геральдикасы
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кадрлар сәясәте
Защита прав потребителей
Муниципаль заказ һәм торглар
Милли проектлар
Район комиссияләре
Профсоюз тормышы
Ситуацион үзәк
Территориаль иҗтимагый үзидарә
Җәмәгатьчелек советы
Территориаль дәүләт органнары
Район оешмалары
Банклар
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Яшь гаиләләргә торак
Программалар, проектлар, конкурслар
Тематик бүлекләр
Гавами фикер алышу
Файдалы мәгълүмат
Бушлай чаралар
Документлар
Лаеш муниципаль районы башлыгы
Лаеш муниципаль район советы
Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты
Статуслы документлар
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Муниципаль программалар
Матбугат үзәге
Яңалыклар
Фоторепортажлар
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Гражданнар мөрәҗәгате һәм кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгатьләр тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Бәйләнеш
Кабул итү бүлмәләренең адреслары һәм телефоннары
Телефонный справочник
Муниципаль районнар
Лаеш муниципаль районы
Мария Ильина: "Черек бәрәңге коймаклары ашадык"
2014 елның 5 августы, сишәмбе
Сугыш инде беренче ел гына бармый иде. Һәм монда, ерак тылда да, аның зәһәр сулышы сизелә. Фронт хәбәрләре, өчпочмаклы хатлар, басулардагы авыр хез-мәт. Һәм улларының, абыйларының, ирләре һәм әтиләренең үлеме яки билгесез язмышы турында хәбәр итүче үлем хәбәрләре.
Мария Ильина (Шевякова) Карадулида туган. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа яңа гына 13 яшь тулган була. Ул чакта кыз алтынчы сыйныфны тәмамлый. Гаиләдә балалар җидәү була, шуңа күрә ул укуын ташлап колхозда эшли башлый. Җәй ахырында бәла килеп чыга – ут белән сак эш итмәү сәбәпле аның йөзе, күкрәге һәм куллары бик нык пешә.
–Яулык яна, йөзем яна, түзеп булмаслык авырту, – дип искә ала Мария Александровна. – Әти шул мизгелдә үк плащны чиште һәм мине аңа төрде.
Кыз биш ай Казан хастаханәсендә ята. Ә майда инде басуга чыга. Нәфис, алсу тире тиз арада кояшта пешә һәм суланып кабарып чыга, шуңа күрә бригадир Мариягә иртән һәм кичен, кояш артык кыздырмаганда эшләргә рөхсәт итә.
1943 елда аны пешекче ярдәмчесе итеп куялар. Иртән иртүк алар пешекче белән ат җигәләр һәм басуга китәләр – берәр капчык чөгендер яфраклары һәм суган көпшәләре җыялар. Өченче капчыкка кыр суганы һәм кузгалак тутыралар. Боларның барысын турыйлар һәм зур солдат казанына кайнап торган суга салалар. Шуның белән колхозчыларны ашаталар. Итсез, бәрәңгесез килеш.
–Кайберәүләр басуга үз әйберләрен дә алып килә-ләр иде. Сыер тоткан кеше кайчак эремчек пәрәмәчлә-ре дә ашады. Әмма күпчелекнең төенчекләрендә бары черегән бәрәңге коймаклары гына була иде. Авырга туры килде, ирләр бит барысы да сугышта. Карадулида 300 йорт бар иде, 92 кеше сугыштан әйләнеп кайтмады.
Фашистлар белән Шевяковлар да – Мариянең әтисе һәм 17 яшьлек абыйсы да сугышта. Гаилә башлыгы 1944 елның язында һәлак була. Ә бер атнадан соң берничә тапкыр яраланган абыйсы өйгә кайта.
-Аңа: "Ял ит Ваня, ә аннан соң – эшкә. Авыл советы рәисе булырсың", – диделәр, – дип ашыкмый гына сүзен дәвам итә Мария Александровна. – Аның кушуы белән шул ук елны җиденче сыйныфка укырга бардым.
Аңа ул чакта инде 17 яшь тула. Сигезенче сыйныфта укуын Столбищеда дәвам итә. Атна буе монда яшиләр, ә өйгә ял көннәренә генә кайтып йөриләр. Бүреләр белән очрашырга да туры килгәли. Мәктәптә утын җитми, пальтоларын салмыйлар.
–Мичкә якынрак утырабыз да язабыз. Пыяла кара савытларын әле дә хәтерлим, тимер очлы каләмнәрне шуңа манып ала идек.
Ул мәктәпне тәмамлый һәм киләчәктә кая барасын хәл итәргә кирәк була. Укуны дәвам итәргәме яки колхозга кире кайтыргамы? Яшь кыз өченче юлны сайлый – уку өчен акча кирәк булганлыктан, ул укытучы булырга хәл итә. Чөнки колхозда хезмәт хакын әйберләтә түлиләр – хезмәт көннәренә берәр капчык икмәк бирәләр. Һәм бу бар ел дәвамында эшлә-гән өчен. Чебаксада ул чакта башлангыч сыйныфлар укытучысы таләп ителә. Яшь авыл укытучысы шунда китә. Моңа кадәр әнисе Казанга бер капчык суган алып бара һәм аңа киемнәр – итәк, блузка һәм шинельдән тегелгән жакет алып кайта. Мария төененә мендәр, бер чите тузган юрган төйни һәм шуның белән Чебаксага китә. Мария Александровна, аңа хәзер шулай дәшәләр, бөтен барлыгы белән педагогик эшчәнлеккә керешә. Балалар яшь укытучыны яхшы кабул итәләр. Шулай итеп аның педагогик биографиясенә нигез салына. Соңрак Мария Александровна Карадулида, Кызыл Байракта эшли.
9 май көнен ул хәзер дә хәтерли. Бар авыл кешесе урамга чыга . "Сугыш бетте! Җиңү!" – авыл урамнарында шундый авазлар ишетелә. Вакыт уза. Бөек Ватан сугышы турында мәктәп дәреслекләреннән генә укып бел-гән буыннар үсеп җитте. Шуңа күрә сугыш еллары авырлыгын үз җилкәсендә кичергән кешеләр хатирә-ләре кадерлерәк һәм кыйм-мәтрәк була бара.
Людмила НИКИФОРОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
июнь, 2026 ел
«Нэфис» фонды район Сабантуйларына 3 мең бүләк тапшырды
«Нэфис» хәйрия фонды Татарстан районнарында Сабантуйларга әзерлектә күркәм гадәт буенча катнашты. Фонд чараларны оештыручыларга өч мең бүләк җыентыгы тапшырды. Республика районнарында бәйрәмнәр 6 һәм 7 июньдә узачак.
3
июнь, 2026 ел
СВО катнашучыларының балалары әтиләренең портретларын язачак: Татарстанда «Минем әтием - Батыр» фестивале старт ала
Проект Балаларны яклау көненә багышлана һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләрен хуплау, гаилә истәлеген саклау һәм балалар иҗатын үстерүгә юнәлдерелгән.
1
июнь, 2026 ел
Лаеш районының агротехнология сыйныфы Татарстанның агросыйныфлары арасында беренче урын алды
Терлекчеләр сараенда нәтиҗәләрне йомгаклау чарасында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының 25 Октябрь совхозы бистәсе мәктәбе укучылары «Ел өзнелеше» номинациясендә беренче урынны алды.
29
май, 2026 ел
Казан май комбинатының майонезлары сатылышы 27%ка арткан
Казан май комбинаты 2025 ел йомгаклары буенча майонез продукциясе җитештерүне 27%ка — 62,5 мең тоннага кадәр арттырган. Бу категорияне гамәлгә ашыру күләме дә 27%ка артып, 61,8 мең тонна тәшкил иткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз