9 декабрьдә Лаешның Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга куелган мемориалга веноклар кую булды. Ул рәсми Ватан геройлары көненә багышланды. Геройлар арасында безнең якташларыбыз да бар: Петр Наумов, Александр Сергеев, Иван Матвеев, Алексей Малышев, Степан Козлов, Каюм Җаббаров.