ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Санаторий-курорт карталарын ничек дөрес тутырырга, бассейнга йөрү өчен белешмә артыннан кемгә мөрәҗәгать итәргә, коляскалы яшь кеше яши торган урамда юлны ремонтлап буламы – җомга көнне социаль хезмәтләр вәкилләре белән очрашуга килгән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бу һәм башка күп кенә сорауларга җавап алдылар.  

3
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Узган дүшәмбедә балыкка барган 29 яшьлек Дятлово кешесе чак кына гомереннән колак какмаган.
Узган җомгада легенда-кеше, искиткеч кеше – Михаил Иванович Романычевка 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышында катнашкан, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, чирек гасыр дәвамында район һәм республиканың алдынгы хуҗалыкларының алыштыргысыз җитәкчесе – ул бүгендә сафта. Яшьләр, авыл хезмәткәрләре белән еш очраша һәм  бай тормыш тәҗрибәсен алар белән уртаклаша.
Бүген Халыкара инвалидлар көне
Лаешның тернәкләндерү үзәгендә чукрак балалар белән ишарәләр ярдәмендә аралашу практикасы кулланыла.

28
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Район мәдәният йортының иң актив иҗат клубларының берсе – шикәр авыруы белән авыручыларны берләштергән “Диетон” клубы шушы көннәрдә 10 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Яшьләр арасында бүген велосипед спорты киң таралды. Ә вмх-стрит – урамнар буйлап урам модельләрендә җилдерүгә бәйле аның бер юнәлеше. Бу стиль өчен гадәти баскычлар һәм тоткалар, парапетлар һәм эскәмияләр, бордюрлар һәм башкалар җитә. Сезнең хәбәрчегез спортның бу экстремаль төре белән мавыгучы балалар белән очрашты. Хакимият каршындагы мәйданда өч яшүсмер кечкенә вмх-велосипедларда бернинди куркусыз төрле трюклар ясыйлар. “Сикерү алдыннан куркуны ничек җиңәсез ?” дигән соравыма алар болай җавап бирделәр:
Лаешта яшәүче хатын-кызлар үткән чәршәмбедә Россиядә Әниләр көне белән котлаулар кабул иттеләр.
Безнең өчен ноябрь җылысы ничек кенә озак һәм рәхәт булмасын, көзгә бирелгән матур көннәр шулай да санаулы. Шулай булгач район сулыкларында боз катар чак якынлаша.

22
ноябрь, 2013 ел
җомга
Яр Чаллыда баланы алыштыру белән бәйле бар Татарстанга яңгыраган тарих районыбызда яшәүче һәм әти-әни булырга җыенучы кешеләрне битараф калдырмады. Нинди бала табу йортын сайларга, ананың һәм туачак баланың гомерен кемгә ышанып тапшырырга – болар бала табучы хатын-кызлар өчен иң актуаль сораулар. Газетабыз хәбәрчесе Лаеш үзәк район хастаханәсенең бала табу бүлегендә булды һәм әлеге бүлекнең яңа туган балалар белән эшләүче педиатры вазифаларын вакытлыча башкаручы Марина Егорова белән очрашты.

14
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Лаеш шәһәре сәнәгать мәйданчыгы территориясендә яңамунчаның кирпеч бинасы төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International