ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2021 ел
сишәмбе

Быел бөтен Россия буенча инде бишенче тапкыр уза торган «ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе вакытында чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары рус теле буенча белемнәрен тикшерә алачак. Татарстанда акция 17 мартта узачак.

Татарстанда терлекчелек актив рәвештә үсә, гаилә фермалары һәм эре комплекслар төзелә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линиясенә нәселле таналар сатып алу буенча сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр. Шуңа күрә без сезгә нәселле терлекне кайда сатып алырга мөмкин булуы һәм аны сатып алуга нинди субсидияләр алып булуы турында сөйләргә булдык.

Татарстан Республикасында Халыкара урманнар көненә багышланган чараларга старт бирелде.

Халыкара урманнар көне яки Бөтендөнья урманнарны яклау көне 21 мартта билгеләп үтелә. Бәйрәмнең максаты-җәмәгатьчелек игътибарын урман ресурсларын саклау һәм арттыру проблемаларына җәлеп итү, урман экосистемаларының әһәмияте, аларның чын торышы, аларны саклау һәм торгызу буенча төп чаралар турында белемнәрне тарату.

Татарстан республикасында җир кишәрлеге алу өчен 61 мең күп балалы гаилә теркәлгән, шуларның  39 меңе җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.


15
март, 2021 ел
дүшәмбе

Агымдагы елда Татарстанның агросәнәгать комплексы алдында  конкуренциягә сәләтле авыл хуҗалыгы продукциясен арттыру буенча җитди бурыч тора. Тармак предприятиеләренең финанс тотрыклылыгы да мөһим. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Татарстанда 552 мең гектар көзге культуралар чәчелгән, алар яхшы хәлдә. Һава шартлары уҗымнар өчен уңай, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Татарстан Республикасында төзелеш өлкәсендәге программаларны гамәлгә ашыруның барышы турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Татарстан республикасында җир кишәрлеге алу өчен 61 мең күп балалы гаилә теркәлгән, шуларның  39 меңе җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.


12
март, 2021 ел
җомга

«Россиядә юл төзелеше: күперләр һәм ясалма корылмалар» форумы кысаларында узган фәнни-гамәли конференция барышында төбәк һәм җирле әһәмияттәге юлларда ясалма корылмаларны норматив хәлгә китерүнең һәм төзүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чарада Росавтодор җитәкчесе урынбасары Евгений Носов, «Автодор» ДК юл хәрәкәте куркынычсызлыгы һәм эксплуатацияләү идарәсе рәисе урынбасары Игорь Астахов, «РАДОР» ассоциациясе генераль директоры Игорь Старыгин, шулай ук «Р. О. С. АСФАЛЬТ» ассоциациясе президенты Николай Быстров катнашты.

11 мартта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышын уздырды, аның кысаларында авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев 2021 елда язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлекнең барышы турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International