«Бала тап, Казан!» коммерцияле булмаган социаль проект кысаларында Татарстан Республикасы Социаль фонды бүлеге инициативасы белән 17 августта Горький паркындагы зур аланда гаилә бәйрәме узачак.
1 августта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 2023 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләренә гариза кабул итмичә генә кабат исәпләү үткәрә. Үзгәрешләр, алар өчен узган елда эш бирүчеләр иминият кертемнәрен түләгән очракта, картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучыларның барысына да кагылачак.
2024 ел башыннан Татарстанда 1898 гаилә , ана капиталы хисабына торак төзү яки сатып алу өчен заем бирүләрен сорап , турыдан-туры банкларга мөрәҗәгать иткән.
2024 ел башыннан Социаль фондның Татарстан бүлекчәсе контакт–үзәге хезмәткәрләре 600 меңнән артык кешегә консультация бирде
126 797 татарстанлы 80 яшькә җиткән пенсионерларны, медицина күрсәткечләре буенча чит кешеләр ярдәменә мохтаҗ хезмәткә яраксыз гражданнарны, инвалид балаларны, шулай ук балачактан инвалидлыгы булган беренче төркем инвалидларны карау буенча ай саен бирелә торган компенсация түләвен рәсмиләштерде.
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге пенсионерлардан «Рәхмәт интернетка! −2024» 10нчы Бөтенроссия конкурсына эшләр кабул ителү хакында хәбәр итә.
Республикада үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче 8 360 кеше булачак пенсияләрен мөстәкыйль рәвештә формалаштыру өчен Социаль фондның Татарстан бүлеге белән мәҗбүри пенсия иминләштерүе буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә керде.
80 яшь тулган өлкән яшьтәге пенсионерлар картлык буенча хезмәт пенсиясенә югары фиксацияләнгән түләү ала. Татарстан Республикасында әлеге категориягә караган пенсионерлар барлыгы 90 156.
Ана капиталы акчаларыннан ай саен бирелә торган түләүләр алу хокукыннан җан башына кереме Татарстанда бер кешегә исәпләнгән ике яшәү минимумыннан — 26 270 сумнан артмаган 6 155 гаилә файдаланган.
Халыкара балаларны яклау көнендә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге «Рәсем яса, Казан!» коммерцияле булмаган проектын башлап җибәрә һәм ял коннәрендә ачык һавада рәсем дәресләренә чакыра. Дәрескә өлкәннәр генә түгел, балалар да килә ала. Иң кечкенә катнашучы балалар өчен рәсем ясау көннәре җәй буена алып барылачак.