Татарстан Республикасында ял көннәренә кискен салкынаю көтелә. Бу хакта ТАСС РФ Гидрометцентрына сылтама белән хәбәр итә.
2020 елның 14 декабрендә «Серле Кыш Бабай» Бөтенроссия акциясе старт алды. Яңа ел кәефе бүләк итүгә, Яңа елны каршылауда ил халкын якынайтуга юнәлдерелгән чарада 2021 елның 10 гыйнварына кадәр катнашырга була.Теркәлү тайныйдедмороз.рф. сайтында бара.
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында мәдәният һәм мәгариф оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү уздыру буенча Иҗтимагый совет утырышы уздырыла
Бүген Лаешка эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район үзәк хастаханәсендә булды, «Таттехмедфарм» дәүләт челтәре даруханәсендә булды, шулай ук Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов ис. мәктәптә кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаешта эш сәфәрендә булды. Визиты барышында ТР Президенты «Лаеш Арена» ябык түбәле боз шугалагын ачуда катнашты. Рөстәм Миңнехановны Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районына эш сәфәре кысаларында «Акыллы балалар» балалар бакчасында булды. Аны район Башлыгы Илдус Зарипов озатты.
Татарстанда "Волонтер-медиклар" хәрәкәте волонтерларының күп өлеше — КДМУ һәм республиканың медицина колледжлары студентлары, алар Covid-19га каршы көрәшкә үз өлешләрен кертәләр. Бу хакта оешманың төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Анна Макарова хәбәр итте.
2020 елның 20-31 декабрендә Татарстан Республикасында «Чыршы» оператив-профилактик чарасы узачак. Аның кысаларында ылыслы үсентеләрне күпләп үсә торган урман кишәрлекләренә системалы патрульлек оештырылачак.
Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Сбербанк арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Татарстан башкаласында Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпия уеннарын уздыруга зур әзерлек башланды. Әзерлекнең барышы һәм уеннар программасы турында Татарстанның спорт министры Владимир Леонов ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта сөйләде.