Кандидатлар буенча карарны конкурс комиссиясе утырышында кабул иттеләр.
Аның составына күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, шул исәптән шагыйрь Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык артистлары Зилә Сөнгатуллина, Айдар Фәйзрахманов, Салават Фәтхетдинов һ. б. керә.
Көтеп алынган "яңа ел" килә, аны балалар гына түгел, өлкәннәр дә көтә. Аның белән бергә яңа ел каникуллары да җитә. Табиблар бу вакытны файдалы итеп үткәрергә һәм яңа уку чиреге башлануга стресссыз һәм сәламәтлек өчен зыянсыз әйләнеп кайтырга дигән берничә файдалы киңәш әзерләгән.
Әгъзам Гобәйдуллин янә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе итеп сайланды. Мондый карар ТР Муниципаль берәмлекләр советының XV съездында кабул ителде.
Лаешның " КМИЗ - Луч" заводын бүген "Татарстан муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин уңай бәя алды.
Бүген безнең район Башлыгы Илдус Зарипов "Теләкләр чыршысы" акциясен хуплады. Ул бер бала хыялын тормышка ашырачак.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләре җитәкчеләренә эш өчен яңа автомобильләр ачкычларын тапшырды. Чара Татарстан Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды. Машина ачкычын шулай ук район Башлыгы Ильдус Зариповта алды.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2021 елда мөселман бәйрәмнәренең датасын билгеләде. Аерым алганда, дин тотучылар Корбан бәйрәме һәм Ураза бәйрәме даталарын белә ала.
Татарстан Республикасында ял көннәренә кискен салкынаю көтелә. Бу хакта ТАСС РФ Гидрометцентрына сылтама белән хәбәр итә.
2020 елның 14 декабрендә «Серле Кыш Бабай» Бөтенроссия акциясе старт алды. Яңа ел кәефе бүләк итүгә, Яңа елны каршылауда ил халкын якынайтуга юнәлдерелгән чарада 2021 елның 10 гыйнварына кадәр катнашырга була.Теркәлү тайныйдедмороз.рф. сайтында бара.
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында мәдәният һәм мәгариф оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү уздыру буенча Иҗтимагый совет утырышы уздырыла