2021 елдан башлап Россиядә мөгезле эре терлекнең баш санын Бердәм идентификацияләү кертелә, 21 төбәктә барлык мөгезле эре терлек исәпкә алынган инде. Бу көннәрдә Татарстанда да Бердәм идентификация кертү башлана, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
22 май көнне 9.00 сәгатьтә Лаеш районының Никольское авылында Николай Чудотворц көне уңаеннан чиркәү гыйбадәте узачак
ТР Президенты республика бюджетыннан авыл халкын яшелчә культуралары орлыклары белән тәэмин итүгә ун миллион сум бүлеп бирде. Лаеш районының Каип авылында яшәүче Абдуллиннар гаиләсе бакчасында шалкан суганының түтәлләре яшелләндерелә, кәбестә үсентеләренең әле генә утыртылганын күңелле карый, тагын берничә түтәл кишер, чөгендер шытымнары белән уртаклашырга әзерләнә.
Рөстәм Миңнеханов: быел Татарстанда милли проектларга 26,4 млрд. сум юнәлдереләчәк
Татарстан халкы әлегә 5G челтәрен кулланырга әзер түгел, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының санлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәте
«Барыннан да элек, шуны әйтергә кирәк,хәзерге вакытта республикада 5G челтәре юк.Әмма челтәрнең ике төп сынау зонасы бар: Иннополис зонасы һәм КАМАЗ зонасы.
21 майда республика һәм аның башкаласы территориясендә аязучан болытлы һава көтелә. Татарстанда урыны белән яңгыр явуы ихтимал, көндез секундына 15-16 метрга кадәр көчле җил булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе турындагы Федераль Законга кертелгән төзәтмәләр буенча 2020 елның 1 июленнән башлап балигъ булмаган яшьтәге балаларның опекуннары яки попечительләре индексацияләнгән иминият пенсияләре ала башлаячаклар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Камил хәзрәт Сәмигуллин якынлашып килүче Ураза бәйрәме алдыннан дин тотучыларга мөрәҗәгать итте.
"Без мәчетләрнең, ирексездән, үлем куркынычы белән авыруның таралу үзәгенә әйләнүенә юл куя алмыйбыз, чөнки кешеләрнең сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч астына куярга хакыбыз юк", — диелә мөрәҗәгатьтә.
Татарстан Республикасы коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр санының иң түбән күрсәткечләре белән Россия төбәкләре арасында беренче унлыкка керде. Бу хакта Федерация Советында «Хөкүмәт сәгате» ндә чыгыш ясаганда вице-премьер Татьяна Голикова белдерде.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республика территориясендә булачак суыклар белән бәйле рәвештә шторм кисәтү игълан итте. »