Урта Девятово авыл китапханәсе клуб белән берлектә “Нинди матур бу дөнья» дигән исем астында кино елына багышланган ретро-очрашу уздырды. Алып баручылар җырлар илә “ретро” чоры һәм аның кешеләре турында сөйләде. Болар барысы да слайд белән үрелеп барды. Катнашучылар “Канатлы сүзләр”не чиштеләр, “Яраткан җырлар” аукционында уйнадылар, “Мадам Петухова хәзинәләре” лотереясында катнаштылар. “Китап битеннән – экранга” дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде.
Макаровка авылы китапханәсе хезмәткәре һәм Ташкирмән клубы директоры “Чунга-Чанга” утравында” дигән уен сзгате уздырды. Чараның максаты булып балаларга уен формасында үсемлекләр, хайваннар, бөҗәкләр турында мәгълүмат бирү, әйләнә-тирә мохиткә игътибарлы булырга чакыру тора. Балалар үзләре өчен бик кызыклы нәрсәләр белделәр.
Нармонка авылы китапханәсендә балалар һәм үсмерләр атналыгын “Эдурад Успенскийда кунакта” исемле әдәби уен-викторина белән ачып җибәрделәр. Чара кызыклы һәм мәгълүматка бай иде. Катнашучылар бәйрәм тарихы белән таныштылар, китапның тарихы турында күп енә мәгълүмат алдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Э.Успенский әсәрләре буенча әзерләнгән “Э.Успенскийның әкияти геройлары” презентациясен балалар бик кызыксынып карадылар. Чарага “Эдуард Успенскийда кунакта” дигән китап күргәзмәсе дә эшләнгән иде.
Комлы Кавәл авылы мәктәбендә робототехника буенча район ярышлары узды. Роботлар сумо һәм вакытка билгеләнгән линия буенча йөрүдә көч сынашты. Бу ярышларда Столбище һәм Комлы Кавәл мәктәпләре укучылары иң яхшылардан булды. Ахырда катнашучылар исә тәҗрибә, осталык һәм яңа идеялар белән уртаклаштылар.
Узган якшәмбедә үткән референдумда авылларда һәм шәһәрләрдә яшәүчеләргә үзара салым булачакмы яки юкмы соравына җавап бирергә кирәк иде.
Район өчен үзара салым - яңалык түгел. Авыл хезмәтчәннәренең үзләреннән җыелган акчаларны тоту тәҗрибәсе бар инде. Кайбер авылларда зират коймаларын яхшырттылар, икенчеләрендә авыл юлларын ремонтладылар. Шулай булгач, торак пунктларны төзекләндерүдәге үзгәрешләр бюллетеньдә куелган сорауга җавап биргәндә уйланырга мәҗбүр итә.
Узган атнада районда ике урлау омтылышы теркәлгән.
Егорьево авыл жирлеге башкарма комитеты бинасында сак сигнализациясе эшли башлый һәм 10 минуттан вакыйга урынына полиция хезмәткәре килеп җитә.
Безнең районда олимпия спорт төре - бадминтонны яратучылар саны арта.
Язгы каникул көннәрендә “Дружба“ спорт-ял үзәге Комлы Ковали, Габишево, Сокуры, Урта Девятово, Олы Кабан һәм Лаешның 3 нче мәктәбеннән безнең район өчен гадәти булмаган әлеге спорт төре белән мавыгучы укучыларны кабул итте. Уеннар боҗра системасы буенча алып барылды. Иң күп очко җыеп Комлы Ковали урта мәктәбе спортчылары җиңү яулады. Аларның тренеры – Роман Джеджула.
Беренче “Сокровища большой страны“ конкурсында “Созидание“ хәйрия фондыннан грант алган 33 учреждение арасында Имәнкискә авылы урта мәктәбе дә бар.
Ул “Лаборатории занимательных наук“ номинациясендә “Буккроссинг“ проектын тәкъдим итте. Жюри фикере буенча, проект уңышлы чыккан. Шуңа күрә авыл мәктәбе 30 мең сум грант ала.
Тулырак мәгълүматны газета сайтыннан укыгыз.
Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәүче алкоголь сату турында җинаять эше буенча хөкем карары чыгарылган.
Икътисади кризис кешеләрне өстәмә керем чыганагы эзләү турында уйланырга мәҗбүр итә. Менә гр. Е. да “Яшисең килсә - чарасын күр“ дигән әйтемне истә тотып, бизнеска сукмак салырга уйлаган. Составында спирт булган сыеклык белән 20 шешә сатып ала. Ә аның нидән торуы, сәламәтлек өчен никадәр зыянлы һәм куркыныч булуы турында әрсез “эшмәкәр“ уйлап тормаган.
2016 елның 1 апреленнән ПФРга персоналаштырылган исәп буенча отчетларның яңа формасы кертелә*.