ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Лаешның 2 нче мәктәбе һәм 1 нче гимназиясе базасында компьютер белемнәре нигезләре буенча бушлай курслар ачыла.
Лаеш шәһәр Советының беренче утырышында ике мөһим мәсьәлә каралды: сайлауларга нәтиҗәләр ясалды, шәһәр башлыгы сайланды.

25
сентябрь, 2015 ел
җомга
Конференцияне “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Лаеш җирле бүлеге секретаре, муниципаль район башлыгы Михаил Афансьев, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең  Актаныш җирле бүлеге  җитәкчесенен крыбасары Илгизә Тимиршина  алып бардылар. Шулай ук Конференция эшенә авыл җирлекләре башлыклары, массакүләм чаралар вәкилләре чакырылган иде

17
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасының 1992 нче елның 19 нчы февраленнән "Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре" дигән    № 1448-XII Законы нигезендә 24 нче сентябрь - Татарстан Республикасы көне эшләми торган бәйрәм көн булачак.
10 октябрьдә “Казан” агросәнәгать паркында Татарстан мәгариф учреждениеләренең традицион авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе узачак.
Сентябрь азагында Казанның 177нче мәктәбе базасында "Ел укытучысы-2015" Бөтенроссия конкурсының финалы узачак.



2015 елның 30 - 31 октябрендә 2011-2015 елларга «Татарстан Республикасы авыл яшьләре» озак сроклы максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Республика агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы үткәрә.
 РФ Финанслар министрлыгы 2016 елдан башлап пенсия яшен арттырырга тәкъдим итә, чөнки 2018 елда Резерв фондында һәм Илкүләм иминлек фондында акча бетәсен фаразлый, дип яза «Ведомости» газетасы.
Узган җомгада, Лаешның шәһәр статусы алуы уңае белән тантаналар барган бәйрәм көнне, район үзәгендә социаль программалар кысаларында төзелгән тагын 24 квартирлы бер яңа йорт үз ишекләрен ачты.
Пенсия фонды идарәсе искәртә: федераль ташламага ия кешеләрнең 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарту турында гариза, яки әлеге хезмәтләрне натураль формада алуны яңарту турында гариза бирү мөмкинлеге бар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International