ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Анжела Вавилова исемендәге фонд һәм Татарстан ЗАГС идарәсе шундый инициатива белән чыкты. Алар уртак “Для добрых дел от любящих сердец“ хәйрия акциясе уздыралар.

Ирекле ярдәм Лаеш районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә кабул ителә, анда акча җыю өчен йөрәк рәвешендәге тартма урнаштырылган. Инде беренче взнослар бар. Мохтаҗларга ярдәм кулы сузыйк.

Лаеш районында 2015 ел башыннан 224 сабый туган. Аларның 84е – гаиләдә беренче бала, 92 се – икенче бала, 48е - өченче яки аннан күбрәк. Дүрт гаиләдә икешәр игезәк бала туган. Яшь әти-әниләр авырлыклардан курыкмыйлар һәм икенче һәм өченче бала “алып кайталар“: статистика күрсәткәнчә, икенче балалары туган гаиләләр күпчелекне тәшкил итә.

15
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
ГХАТ бинасында онкология белән авыручы балаларга ярдәм итү өчен куелган җайланмага Семеновлар, Зиятдиновлар, яшь әти Парамонов А.В. һәм башка күп кенә Лаешлылар үзләреннән өлеш керттеләр. Алар барысы да бу авыру балаларга ярдәм кулы сузып, йөрәк җылысын, игелек бүләк иттеләр. Анжела Вавилова фонды һәм ГХАТ идарәсе барлык катнашучыларга рәхмәт белдерә.
Булачак һөнәрне сайлау – җаваплы эш, чөнки бу карар алдагы тормышка тәэсир итә. Өлкән сыйныф укучыларына дөрес сайлауда ярдәм итү-тест үткәрү мобиль үзәгенең максаты шундый.

Лаеш пенсионерлары Бурцовлар бакчасында быел кабак көнләп түгел, сәгатьләп үсә. Үлчәмнәр күрсәткәнчә, кайберләренең әйләнәсе ике метрга җитә, ә авырлыгы 25 килограммнан артык. Бакча хуҗалары әле моның соңгы сан булмавына ышаналар. 

Административ штрафлар салу турындагы карарны үтәмәү зур проблемаларга китерергә мөмкин.

Административ штраф салыну турындагы карар закон көченә кергән көннән алтмыш көн эчендә  ул түләнергә тиеш. Алай эшләмәгәндә бу түләнмәгән суммадан ике тапкыр артык административ штраф салуга китерә, әмма бер мең сумнан ким түгел, яки унбиш тәүлеккә кадәр административ  кулга алу, яки илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр билгеләнә.

Бишенче сентябрьдә лаешлылар Парклар һәм бакчалар көнен билгеләп үттеләр. Төп чаралар Җиңү паркында булды. Ул Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Парклар һәм бакчалар елында капиталь үзгәртелде.
Лаеш районының Кече Елга, Габишево һәм Иске Пристань полиция участок уполномоченныйлары үз карамакларына өй-офислар алдылар. Халык “полицейский өйләре“ дип йөрткән йортлар ачкычларын тантаналы тапшыру он-лайн режимда булды.

13
сентябрь, 2015 ел
якшәмбе
Лаеш шәһәренең туган көнне ЗАГС бүлеге Пенсия фонды бүлеге белән берлектә тантаналы төстә 2 гаиләгә: Тобольский гаиләсенә һәм Деревянкиннар гаиләсенә ана капиталы сертификаты тапшырдылар. Лаеш муниципаль районы Исполком җитәкчесе М.В. Фадеев нәниләргә, әти- әниләргә җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Лаеш шәһәре узенең туган көнен билгеләп утте. Безгә 11 яшь!!! Бу узенчәлекле, матур көнне ЗАГС бүлегендә Семенов Евгений белән Миңнуллина Лилиянең, Кузьмин Максим белән Багаутдинова Юлиянең язылышу тантанасы булды.

ЗАГС хезмәткәрләре бу яшь гаиләләрне тәбрикләп аларга гаилә бәхете, тыныч матур тормыш теләп истәлекле бүләкләр тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International