Тарих

КӨЕК АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ СОСТАВЫНА КӨЕК АВЫЛЫ, АЛЕКСЕЕВСК поселогы, КУРМАНАК АВЫЛЫ, МЫСОВСКИЙ ПОСЕЛОГЫ КЕРӘ.

          Көек авылы район үзәгеннән 12 км ераклыкта урнашкан. XVI гасыр урталарында нигез салынган (Казан ханнарында). Көек исеме -  "көек" - гарь - авылдагы корылык елларында еш кына янып торган күпсанлы торфяниклар аркасында бирелгән.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязенең Державин волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантоны составында. 1927 елның 14 февраленнән - Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән - Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районнарында.

Хәзер Көек авыл җирлеге составында.

Танылган кешеләр

В.П. Фадеев (1920-2003) - административ-хуҗалык эшлеклесе, РСФСР халкына көнкүрештә хезмәт күрсәтү буенча атказанган хезмәткәр, ТАССР халкына көнкүреш хезмәте күрсәтү министры (1966-1984 елларда), Ленин, Ватан сугышы орденнары кавалеры 2 нче дәрәҗә, Хезмәт Кызыл Байрагы (өч тапкыр), «Почет билгесе».


Алексеевский - Россия Федерациясенең Лаеш районындагы поселок. Көек авыл җирлеге составына керә.

Поселок Куйбышев сусаклагычыннан 2 чакрым ераклыкта, Лаеш шәһәреннән 8 чакрым төньяк-көнбатышта урнашкан.

Поселокка 1920-нче елларда нигез салынган. ТАССРның Лаеш кантоны составына керә. 1927 елның 14 февраленнән Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районнарында [2].

 

Курманак - Татарстанның Лаеш районындагы авыл. Көек авыл җирлегенең административ үзәге.

Татарстанның көнбатыш өлешендә, Лаеш шәһәре район үзәгеннән төньяк-көнбатышта, Куйбышев сусаклагычы ярында, Мёша елгасы култыгында, якынча 9 км ераклыкта урнашкан.

Казан ханлыгы чорында нигез салынган. Башта Евлушник дип аталган. XX гасыр башында мәчет һәм мәдрәсә эшләп килгән.

Танылган кешеләр

Ф.К.Әхтәмова (1939-2012) - драматик актриса, ТР халык артисткасы (2017 елда мәдәният йортында мемориаль такта куелган).

Мысовский - Татарстанның Лаеш районында поселок.

1920 елларда нигез салынган. ТАССРның Лаеш кантонының Нармонка волостенда урнашкан иде. 1927 елның 14 февраленнән - Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән - Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районнарында.

Хәзер Көек авыл җирлеге составында.

Поселокта алпавыт йорты сакланган (XIX гасыр ахыры).

Соңгы яңарту: 2022 елның 25 апреле, 13:48

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International