Тарих

Тарих сөйли- бу җирләрдә воевода Матюшин яшәгән. (1770г). Шуннан соң Матюшино авылын шулай дип атыйлар да. Монда яшәгән Земляничный Григорий кулак , кулакчылыкны бетерү  сәбәпле, районнан читкә чыгып китә.

«Кызыл балыкчы» колхозы оеша, рәисләр булып Переведенцев Иван Лукоянович һәм Тимофеев Александр Петрович тора. Колхозда тимерче алачыгы, балчыктан ферма - мазанка (савым сыерлары, сарыклар, тавыклар тотканнар). Төп юнәлеш балыкчылык иде. Балыкны дәүләткә тапшыралар. кулакчылыкны бетерү  сәбәпле , кешеләрнең атларын тартып алалар да ат абзарына илтеп куялар. Җирлек 100 ишегалдын тәшкил иткән, 1 км лы бер урам булган. Колхозда хезмәт көне өчен эшлиләр. Яллау буенча көненә 10 тиен түлиләр. Ак агачтан киселгән Покровская чиркәве (хәзер Березовая ур., 9)була. Колхоз оешу белән аны Столбище авылына күчерәләр. Иконалар яндырыла.        

Шәһәргә җәяү йөргәннәр, юл болыннар буйлап барган, хәзер Зеленый бор һәм Отар авыллары аша үткән.

Матюшино авылында күп балалы гаиләләр булган (10 бала һәм аннан да күбрәк).

Сатучылар булып Тимофеев Петр Игнатьевич һәм Тимофеев Иван Игнатьевич эшләгән кибет бар иде.

Бугровкада сугыш вакытында дары заводыннан складлар булган һәм пасека булган.

1926 елда Идел елгасы зур су басу булган, урман кырыенда су торган.

Җирле аксакаллар: Крайновлар, Дорониннар, Тимофеевлар, Спиридоновлар, Голубиннар, Хреновлар, Павлинскийлар, Колпаковлар, столяр эшләре буенча мастер Тимофеев Игнатий Иванович.

Бөек Ватан сугышы фронтына Матюшино авылында яшәүче 120 дән артык кеше чакырылган. Аларның 45 е һәлак булган.

2004 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2003 елның 17 октябрендәге Карары нигезендә Матюшино җирле үзидарә советы оештырыла.

Башлыгы - Совет рәисе - Приказчикова Любовь Николаевна, Башкарма комитет секретаре - Киндаева Вера Алексеевна.

2016-2018 елларда Матюшино авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы, Миңнуллина Надия Илдар кызы

2018 елдан Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Матюшино авыл җирлеге башлыгы, Башкарма комитеты җитәкчесе

Соңгы яңарту: 2022 елның 8 апреле, 13:05

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International