Тарих

Комлы Ковал авыл җирлеге тарихы

Комлы Ковал авыл җирлеге «Лаеш муниципаль районы «муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» 2005 елның 31 гыйнварындагы 48-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә төзелә.

Комлы Ковал авыл җирлеге составына Комлы Ковал авылы-административ үзәк һәм  Вороновка авылы керә.

Авыл җирлеге Лаеш муниципаль районының төньяк өлешендә урнашкан. Төньякта һәм көнбатышта җирлек «Казан шәһәре» муниципаль берәмлеге белән чиктәш. Көнчыгышта Столбище һәм Габишево авыл җирлекләре, көньякта Лаеш муниципаль районының Орловка һәм Никольский авыл җирлекләре белән чиктәш.

Комлы Ковал авыл җирлегенең гомуми мәйданы 3260,34 га тәшкил итә, шул исәптән Комлы Ковал авылы – 490,00 га, Вороновка авылы-63,00 га.

 

Комлы Ковал авыл җирлеге тарихы

                    Казан ханлыгының уналтынчы гасырның 60 нчы еллары ахырында да татарлар яшәгән элеккеге җирлек.  Соңрак бу җирлек Казан Спас-Преображенский монастыренә тапшырылган.

    Рус авылы унҗиденче гасырның беренче яртысында элеккеге татар авылы урынында югарыда күрсәтелгән монастырь җирләрендә барлыкка килә. 1846 елда авылда 17 ишегалды була. 1884 елда авыл 148 ишегалдыннан тора.

     Авыл һәрьяклап килгән: янәшәдә генә урман, су да якын. Беренче күчеп килүчеләр юкка гына бу урынны сайламаганнар. Ә авылның беренче кешеләре-тимерчеләр, алар тимер алачыгында күл буенда атларны дагалаганнар(ковали). Шуңа бәйле авыл Ковал авылы булып  китә.

«Молотов исемендәге» колхоз

      30 нчы елларда Комлы Ковал авылында " «Молотов исемендәге» колхоз оеша. Идарә сәүдәгәрләр йортында Приозерной урамында урнашкан. Соңрак беренче катта кибет һәм медицина пункты, икенче катта китапханә, авыл советы һәм колхоз идарәсе урнашкан.

     Колхозда җир эшкәртелә, дуңгызлар симертәләр, сарыклар үрчетәләр, сөт җитештерәләр, балык тоту һәм умартачылык белән шөгыльләнәләр.

«Волга» авыл хуҗалыгы артеле

        «Волга» авыл хуҗалыгы артеле 1956 елның 10 февраленнән 1960 елның 1 июненә кадәр эшли, аның рәисе Коршунов Виктор Алексеевич була.

     1960 елда Казан тирәсендә махсуслаштырылган совхозлар төзелә башлый һәм «Волга» авыл хуҗалыгы артеленең җирләрен, башта, «Столбищенский» совхозына, ә аннары «Скотокорм»трестының Казан симертү совхозына тапшырылар.

"Казан»симертү совхозы

     60 нчы елларда «Казан»симертү совхозы оеша. Үзәк хуҗалыгы Петровский поселогында була. «Ковали», «Вороновка», «Бима»бүлекчәләре булган.

      «Казан» симертү хуҗалыгында дуңгызлар симертү, мөгезле эре терлек үстерү белән шөгыльләнәләр. 2-4 гаиләгә исәпләнгән йортлар төзелә, чөнки эре хуҗалык хезмәт ресурсларын тулыландыруны таләп итә.

      60 нчы елларда суүткәргеч төзелә башлый. 60 нчы елларга кадәр Ковал күленнән су алалар. 70 нче елларда авылны газлаштыру башлана.

         1961 елда башлангыч мәктәп төзелә, ә 1972 елда ике катлы сигезьеллык мәктәп бинасы төзелә,  соңрак ул урта мәктәп була.

Комлы Ковал клубы.

         Безнең авылда беренче клуб Приозерная урамындагы йортта урнашкан була. Клубка кадәр ясле, аннары китапханә булган. Клубта сәхнә дә, кинобудка булган. Соңрак бу йортны икенче урынга күчерәләр һәм складка җайлаштыралар.

      1959 елда «Ковали» нефть куу станциясен эшләтеп җибәргәннән соң, авыл клубы Насосная урамында, барак тибындагы йортка күчә һәм анда 1998 елга кадәр эшли. Соңрак, «Казан» совхозы таркалгач, элеккеге совхоз конторасын, балалар бакчасы булып торган бинаны клуб өчен бирәләр.

Комлы Ковал китапханәсе

         Комлы Ковал авылы китапханәсе тарихы клуб каршында, күл ярында урнашкан иске агач йорттагы уку ызбасыннан башлана.

        1954-1955 елларда китапханәгә 50-70 кеше, нигездә яшьләр һәм балалар йөри. Китаплар саны 100-150 данә тәшкил итә.

1957 елда китапханәне иске авыл советы бинасына күчерәләр.

       Хәзерге вакытта китапханә «Дружба»спорт-ял итү үзәге бинасының икенче катында урнашкан.

Ильин чиркәве

         Өч тәхет гыйбадәтханәсе 1820 елда Ковал  күленең калкулыклы ярында төзелгән.

     Иң авыр вакыт 19 гасырның 20-90нчы елларына, СССРда чиркәү дәүләттән аерылган вакытка туры килә. Чиркәүне ябалар. Күпмедер вакыт  бинада ашлык саклыйлар, аннары чиркәү ташландык хәлгә килә һәм җимерелә.

         Ильин чиркәве 20 гасыр ахырында торгызыла.

Соңгы яңарту: 2022 елның 24 июне, 13:51

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International