В Татарстане продлили приём документов в колледжи и техникумы

8 июня 2020 г., понедельник

Татарстанда урта һөнәри уку йортларына документлар кабул итү үзенчәлекләрен расладылар.Бу хакта республика мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә, документларны кабул итү вакыты озайтыла. Көндезге уку формасына ул 25 августта тәмамлана. Билгеле бер иҗади сәләт, физик, психологик сыйфатларны таләп итүче белгечлекләргә документлар 15 августка кадәр кабул ителә.
Әгәр урта махсус уку йортында буш урыннар булса, кабул итү 25 ноябрьгә кадәр озайтыла, дип аныклыйлар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Көндезге-читтән торып һәм читтән торып уку формаларына документлар кабул итү вакытын мәгариф учреждениеләре үзләре билгели.
Моннан тыш, абитуриентлар кабул итү турында гариза, шулай ук, почта аша яки интернет аша (Email, дәүләт хезмәтләре сайты) укырга теләк белдерү мөмкинлеге дә бар.
Керү имтиханнары дистанцион рәвештә, апелляцияләр бирү һәм карау кебек үк узачак. Конкрет формасын көллият мөстәкыйль билгели.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International