Бакча хуҗалары өчен яңа закон турында «Business FM»да

2017 елның 15 декабре, җомга

16 декабрьдә «Business FM Казан» радиосында Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсенең физик затларның күчемсез милекләрен дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева катнашында радиоэфир булачак.

Дәүләт теркәүчесе радиотыңлаучыларга үзенең интервьюсында бакча хуҗалары өчен яңалыклар турында сөйләячәк.

Интервьюны 9.20, 11.20 һәм 12.20дә тыңларга була. 

«Business FM Казань» радиосы 93.5 FM дулкынында эшли. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International